ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Барысы да Жиңү өчен
4 сентябрь 2025, 10:30

Эшмәкәрләрдән МХОга ярдәм

Руслан Рамил улы Әминев бизнесның төрле өлкәләрендә зур тәҗрибәгә бай.

Эшмәкәрләрдән МХОга ярдәмЭшмәкәрләрдән МХОга ярдәм
Эшмәкәрләрдән МХОга ярдәм

Бүгенге көндә ул җиңел автомашиналарга прицеплар җитештерү белән шөгыльләнә. Аның продукциясенә үзебездә генә түгел, чит районнарда да халык ихтыяҗы зур. Район эшмәкәрләре махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүдә дә зур өлеш кертәләр. Руслан да читтә калмый – ул яугирләргә прицеп эшләп бирде, аны гуманитар ярдәм составында якташларына алгы сызыкка озаттылар. Ул төрле өлкәләрдәге зур тәҗрибәсен яңа башлангычлар белән уңышлы яраштыра. Күптән түгел Руслан муниципаль район хакимиятендә узган “Эшмәкәрлек сәгате”ндә яшелчә үстерү проекты белән мөрәҗәгать иткән. Хакимият җитәкчелеге аның башлангычын хуплаган һәм хәзер эшмәкәр теплицалар төзергә әзерләнә. Русланга планнарын тормышка ашыруда уңышлар телибез!

Эшмәкәрләрдән МХОга ярдәм
Эшмәкәрләрдән МХОга ярдәм
Эшмәкәрләрдән МХОга ярдәм
Эшмәкәрләрдән МХОга ярдәм
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас