ИГЕНЧЕ
+28 °С
Облачно
Барысы да Жиңү өчен
5 Сентября 2025, 07:10

“Җирдә тынычлык булу мөһим”

“Племяш” позывнойлы якташыбыз, рядовой Марсель Гомәров – кулына корал алып, илебез иминлеге сагына баскан яугирләрнең берсе. Бүгенге көндә ул махсус хәрби операциядә  үзенең бурычларын намус белән үти.

“Җирдә тынычлык булу мөһим”“Җирдә тынычлык булу мөһим”
“Җирдә тынычлык булу мөһим”

Марсель Чакмагыш авылында туып үскән. Гимназиядә белем алган. Спортка мөкиббән егет футбол буенча ярышларда иң көчле һәм өлгер уенчы булып таныла. Унберенче класстан соң ул Тубән Кама шәһәренең Төзелеш-монтаж көллиятендә укый, башкалабыз Уфаның тармакара институтын тәмамлый. Хәрби бурычын ракета гаскәрләрендә үти.

Узган елның апрель аенда контракт төзешеп, Марсель хәрби операциягә китә. Бу карарны ул уйлап, үз теләге белән кабул итә. Үрнәк алырлык кешеләре булу да йогынты ясагандыр. Әнисе ягыннан карт картәтисе Әхмәтсолтан Искәндәр улы Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка юллана. Тик аңа туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп булмый,   якыннарына “Хәбәрсез югалды” дигән кайгылы хат кына килеп ирешә. Авырлыкларга бирешмичә, яугирнең җәмәгате Фәрхиямал Мохтар кызы ялгызы алты газизенә матур тәрбия биреп, һәркайсын үзаллы тормышка озата.

Марсельнең әтисе Рөстәмгә Әфган сугышының утлы юллары аша узарга туры килә. Аннан кайткач, озак еллар районнын эчке эшләр бүлегендә эшли. Шунысы үкенечле, яшьнәп яшәр чагында бакыйлыкка күчә. Исән булса, улы белән горурланыр иде ул.

Кыю якташыбыз бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында һава-десант гаскәрләре батальонында хезмәт итә. Утлы алышларда күрсәткән батырлыклары өчен ул медальләр белән буләкләнгән. ”Батыр яуда беленер”, – диләр. Әлеге әйтем Марсель кебек яугирләргә кагыла.

–Улым белән элемтәдә торабыз. Ул үзенә уңайлы вакытта безнең белән бәйләнешкә чыга. Апасы Ильвина белән дә, туганнарыбыз белән дә  һәрвакыт хәбәрләшеп торалар. Барыбыз да бер генә теләктә: җир йөзендә тынычлык урнашсын. Яу яланындагы яугирләр җиңү яулап, туган   якларына   исән-сау әйләнеп кайтсыннар.

Бүгенге көндә курку белмәс яугир ир-егетләр дроннар, снарядлар шартлаган сугыш кырында илебез иминлеге өчен көрәшә. Алар өчен ут йоткан аналарның күңел халәтен аңлау кыен түгел.

–Әнием, әллә күзләрең яшьләнгән инде? Нәрсә булды?

Ильвира белән аралашкан чагыбызда Марсель дә телефон аша бәйләнешкә чыкты. Әнисенә иң беренче соравы шушы булды. “Борчылма, әнием, исән-сау булыйк”, – дип, ул якыннардан якын кешесенә җылы теләкләрен җиткерде.

–Илебез иминлеген саклау – төп бурычыбыз. Бик кыю һәм тәвәккәл егетләр белән хәрби бурычыбызны үтибез, нинди генә вакытта да сынатмаска тырышабыз. Барыбызның да җиңү көннәрен тизрәк якынайтасы, тыныч тормышта яшисе килә.

Махсус хәрби операция башланганнан бирле райондашларыбызның бердәмлеге, тырышлыгы белән гуманитар ярдәм җыела һәм яугирләргә җибәрелә.  Әле күптән түгел генә утыз икенче йөк озатылды. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев шәхсән үзе барып, Донецк һәм Луганск Халык Республикалары территорияләрендә дүрт взводта хезмәт итүче якташларыбыз белән очрашты. Аларга туган якларыннан сәлам һәм посылкалар тапшырылды.  “Шундый      олы хәстәрлек һәм кайгыртучанлыкка чиксез рәхмәтлебез...”–  бу сүзләрне барлык якташ яугирләр исеменнән әйтте Марсель.

Республикабызның билгеле каләм осталарының шигырь юлларына салынган:

 “Тынычлап яшәр өчен

Җирдә тынычлык кирәк...”

(Рәмзилә Хисаметдинова).

Тыныч тормыш кояшка тиң,

Бар нәрсәдән яхшырак...

(Сәет Исмәгыйлев).

Яулаганда тынычлык

Булсын кулда кылыч нык...”

(Рәми Гарипов).

– дигән теләкләре бүгенге көнгә аваздаш. Һәркайсыбызның йөрәге тыныч тормыш теләп тибә. 

Автор:Мөнирә Әнвәрова.
Читайте нас