+24 °С
Яңгыр


Районыбызда урнашкан М.Шәйморатов исемендәге волонтёрлар штабында маскировка челтәрләрен үрү буенча эшчәнлекнең туктап торганы юк.
Челтәрләр махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк составында җибәрелеп тора.
«Гуманитар йөк ташучы кыю егетләргә рәхмәт! Үзебез үргән маскировка челтәрләренең яугир якташларыбызга барып җитүен күрү – безнең өчен зур шатлык. Без җиңүне якынайтуга өлеш кертә алуыбыз белән бәхетле. Хәрби якташларыбыз тизрәк исән-имин туган якларына әйләнеп кайтсын”, – ди хезмәт ветераннары Альфира Миңлевәлиева, Любов Ивановна, Лида Богданова.