+28 °С
Болытлы


Бу – ил мәнфәгатьләрен батырларча яклаучы яугирләребез өчен чын ярдәм. Волонтерлар арасында махсус хәрби операциядә катнашучының әнисе Нәсимә Әнсаф кызы Гаязова да бар. Аның тәҗрибәле куллары оста итеп корамалар үрә, ә йөрәге улы һәм барлык яклаучыларыбыз өчен горурлык хисләре белән тулы.
Өлкән буын вәкилләренә тырышлыклары һәм сабырлыклары өчен рәхмәттән башка сүз юк. Активистларыбыз гореф-гадәтләребезне онытмыйча, ел саен үткәрелә торган республика халыкларының милли костюмы көненә багышланган флешмобка да актив кушылдылар. Алар маскировкалау челтәрләрен үрү эшен татар хатын-кызларының милли киемендә башкардылар.