

Ул – Җиңү паркы. Кулына автоматын кысып тоткан солдат һәйкәленең ике ягындагы стелада Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм яу кырыннан исән-сау әйләнеп кайткан яугирләрнең исем шәрифләре теркәлгән. Алар яулаган Җиңү тарих битләренә алтын хәрефләр бе лән язылган, батырлыклары яшь буынга үрнәк булып тора. Исемнәре мәңгелек данга күмелгән каһарманнарның дә вамчылары – кыю йөрәкле, курку белмәс ир-егетләр махсус хәр би операция башланган көн нәрдән үк ут эченә юлланды. Аблай авылыннан киткән яу гирләр арасында Рөстәм Вә лиев та бар. «Татарин» позыв нойлы якташыбыз алгы сызык-та – инженер-сапер ротасында хәрби бурычын үти. Юкка гына: “Батыр егет – яу күрке”, – ди миләр. Снарядлар шартлаган, дроннар атылган алышларда күрсәткән батырлыгы өчен яу гир якташыбыз медальләр бе лән бүләкләнгән. Рөстәм үзенә уңайлы вакыт та якыннары белән бәйләнешкә чыга. Хәрби хезмәте, яудашлары, туган ягыннан килгән гуманитар ярдәм хакында кыска кына сөй ләп үтә, үзе өчен борчылмаска куша. "Без тынычлык өчен кө рәшәбез. Көтегез. Җиңү яулап кайтырбыз...”–Улымның шушы сүзләре иң нәремә канатлар куя, күңелем тынычланып, сабырланып кала. Бергә хезмәт иткән егетләрнең бик дус-тату булулары өчен сөенәм. Ут эчендә бер-берсенә Мөнирә ӘнВӘроВА. ярдәмләшеп, аралашып, кай гыр-тучанлык күрсәтеп, алар үз бурычларын үтиләр. Берүк инде исән-сау булсыннар, – ди Раушания, яшьле күзләрен сөртеп. –Улымның балачак, мәктәп елларына, армия хезмәтенә кагылышлы фотосурәтләрен карап, сагынуларымны басам, – ди ул. Бик күп аналар кебек Рауша ния да бүген барысы өчен дә ут йотып яши. Теләкләрен теләп, яхшы хәбәрләр генә көтеп, һәр көнне яраткан эшен башкара. –37 ел элек сатучы һөнәренә ия булдым. Бүгенге көндә күчмә сәүдә белән шөгыльләнәм. Ат насына өч мәртәбә Чакмагыш, Кушнаренко, Благовар район нарына караган авылларга ба- рып, көндәлек кирәк-ярак бе-лән сату итәм. Руль артында үзем утырам. Минем килүемне һәр кайда көтеп торалар. Тырышлыгы, эшсөючәнлеге белән хезмәт ветераны исеме нә, район кулланучылар җәм- гыятенең, Үрнәк, күрше Кушна ренко районының Бакай авыл биләмәсе хакимиятләренең күп- санлы Мактау һәм Рәхмәт хат ларына лаек булган Раушания. Туган авылында үткәрелгән барлык чараларда, яугирләргә гуманитар ярдәм җыюда ул актив катнаша. Рөстәм дә ялга кайткан чакларында игелекле эшләр башкарган, Җиңү паркын ямьләүгә үз өлешен керткән. Йөрәкләрен сызлаткан сы науның авырлыгын тыныч тор мыш хакына газизләрен сугыш ка озаткан аналар гына белә. Алар –түзем дә, сабыр да, нык лы рухлы да. Һәр аткан таңны якты өмет, зур ышаныч белән каршылыйлар. Ил горурлыгы булырлык уллар үстергән ана ларның һәркайсы рәхмәт сүзлә ренә һәм хөрмәтнең ин олысына лаек.