ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Барысы да Жиңү өчен
30 сентябрь 2025, 06:40

Чакмагышның чая улларының берсе

Үзен “Чикаго” дип таныштырган ир-егет белән әңәгәмә корганда аның тормышны яратуы, рух ныклыгы һәр сүзендә, һәр фикерендә ярылып ятуына шаһит булдым

Чакмагышның чая улларының берсеЧакмагышның чая улларының берсе
Чакмагышның чая улларының берсе

 

Махсус хәрби операция биләмәсенә командировкалар төрле язмышлы кешеләр белән очрашу, танышу мөмкинлеге бирә. Авыр көрәш шартларында да яугирләрнең зарланмавы, үзара матур мөнәсәбәтләрдә булуы, бер-берсен дәртләндерә белүе сокландыра.

Үзен “Чикаго” дип таныштырган ир-егет белән әңгәмә корганда аның тормышны яратуы, рух ныклыгы һәр сүзендә, һәр фикерендә ярылып ятуына шаһит булдым.

–Үзең белән якыннанрак таныштырып үт әле.

–Мин Чакмагыш районы Яңа Балтач авылында туып үстем. Бирегә килүемә ел ярым вакыт үтте. Позывной сайлавым кызык кына килеп чыкты. Сафта торганда командир сорау бирә: “Кем, кайдан буласың? Позывноең ничек?”

Сорауның тәүге өлешенә җавап бирдем, әмма позывной сайларга кирәк булуын белмәгән идем. Артта торган Дүртөйле ягы егете: “Ә син Чикагодан мени?! “ – диде.  Чакмагышны элек-электән күрше-тирә районнарныкылар “Чикаго” диләр бит. Моны командир ишетте дә: “Алайса, “Чикаго” булачаксың,” – дип позывной беркетеп тә куйды.

Махсус хәрби операциядәге хәлләрнең ничек баруын ялга кайткан яугирләр аша да, киңкүләм мәгълүмат чаралары, интернет сәхифәләре ярдәмендә дә белә идем.

Шуңа күрә егетләргә ничек тә ярдәм итәсе килү теләге барлыкка килде һәм үз теләгем белән хәрби хезмәткә контракт төзештем. Әлеге вакытта матди тәэминат ротасында водитель булып хезмәт итәм, азык-төлек һәм  су ташыйм.

–Шулай да дөресен әйтик: һәр кем хәрби комиссариатның ишеген ача алмый, ягъни контракт төзешеп, махсус хәрби операциягә юлланырга җөрьәт итә алмый. Сине бу адымга ниләр этәрде?

–Мин дә дөресен әйтим: әлеге карарны кабул итәргә бер ел әзерләндем. Кинәт уйлап, контрактка кул куеп чыгып китмәдем.

Акча эшләү мәсьәләсе дә беренче урында тормады. Бәлки пафослырак яңгырар, әмма мин намусым кушканга килдем. Яраланып кайткан, һәлак булган якташлар да булды. Шул чакларда: “Бу көрәшкә, дөресрәге, җиңүгә мин дә үз өлешемне кертергә тиешмен”, – дип уйлана башладым. Махсус хәрби операциягә юллануыма менә шушылар тәэсир итте.

–Армиядә хезмәт иткән идегезме?

–Әйе, сроклы хәрби хезмәтне Түбәнге Тагил, Пенза тарафларында элемтәче сыйфатында үттем. Хәрби контракт төзешкәч, водитель булырга теләк белдердем, чөнки мин хезмәт иткән чордагы, яки ике меңенче еллардагы элемтә чаралары белән бүгенгеләр арасында аерма зур. Шуңа да үзем яхшы белгән бурычны сайладым. Тыныч тормышта вахта ысулы белән эшләдем. Вахталар арасында ялларым өчәр айга кадәр сузылып китә иде, шул чакта колхозда водитель булып эшләп ала идем.

–Сине читтән торып югары уку йортында укый, дигән иделәр. Шушы хакта да сөйләп үт әле.

–Әйе, мин Башкортстан дәүләт аграр университетына җылылык энергетикасы белгечлеге буенча укырга кердем. Бу тармак тыныч тормыштагы төп эшем буенча яхшы таныш. Нефть-газ табу идарәлегендә җылылык һәм су белән тәэминат юнәлешендә эшләдем. Бирегә юлланганга кадәрге хезмәт урыным – Таймыр ярымутравындагы Диксон касабасы. Белүегезчә, анда эш шартлары ярыйсы ук катлаулы, әмма хезмәт хакы бик яхшы. Алдарак әйткәнемчә, махсус хәрби операциягә һич кенә дә акча эшләү нияте белән килмәдем.

–Гаилә хәлеңә тукталыйк әле?

–Җәмәгагатем белән ике ул үстерәбез: өлкәненә – үндүрт, кечкенәсенә җиде яшь. Мөмкинлек туганда сөйләшеп, хәлемне белдереп торырга тырышам. Ике ай элек кыска вакытлы ялда булып килдем.

–Республиканың, район җитәкчелегенең , якташларыңның ярдәмен тоясызмы? Нәрсәләргә мохтаҗсыз?

–Әлбәттә, тоябыз. Республикадан да, туган Чакмагышыбыздан да ярдәм олаулары даими килеп тора.

Район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевка аерым рәхмәт. Ул һәм аның киңәшчесе Айдар Фәнил улы Насыйров еш кына яныбызга шәхсән килеп һәр беребез белән күрешеп, сөйләшеп, хәлләребезне белешеп китәләр. Нәрсәләргәдер мохтаҗ булуыбызны белдерсәк, шунда ук ярдәм итәләр – табып, әзерләп җибәрәләр. Райондашларга, республика халкына да зур рәхмәт.

–Яшәү, туклану ягы ничек? Зарланырлык түгелме?

–Юк, зарланырга сәбәп юк. Пешекчеләр тәмле итеп әзерли. Азык-төлек, су, тәэминат ягыннан да проблемалар булганы юк.

–Киләчәккә уй-ниятләрең нинди?

–Алла боерса, исән-имин булып, җиңүгәчә барырга, шул җиңүне яулап кайтырга иде. Тыныч тормышта яраткан эшемне дәвам итәргә уйлыйм, чөнки хезмәтемне яратып башкардым. Андагы иптәшләрем дә бик әйбәт, эш тә, алар да сагындыра. Коллективыбыз дус, бердәм. Һәркем җитди тикшерү аша алынганга һәммәсе дә үз бурычларын зур җаваплылык белән башкара. Анда очраклы кешеләр  эшләми. Укуымны да дәвам итәчәкмен.

–Якташларга нинди теләкләрең булыр?

–Һәрберсенә исәнлек-саулык телим. Иминлектә күрешергә язсын. Әти-әнием, гаиләм бик сагындыра. Барысы да сау-сәламәт булсыннар. Тиздән бу көрәшне җиңү белән тәмамлап, туган якларга, якыннарыбыз янына кайту теләге белән яшибез.

–Әңгәмәң өчен сиңа зур рәхмәт. Изге уй-ниятләрең тормышка ашсын!

Редакциядән. Язма гәзитебездә дөнья күрергә әзерләнгәнче якташыбызның исән-сау булуы, күптән түгел генә махсус  очкыч аппаратлар – дроннар белән эш итә башлавы билгеле булды. Аңа һәм барлык яугир ир-егетләребезгә бөтен хыял-максатларының тормышка  ашуын, тизрәк җиңү яулап, исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез.

Автор:Вәдүт Исхаков әңгәмәләште.
Читайте нас