

Чакмагышлылар махсус хәрби операция башланганнан бирле хәрбиләргә ярдәм итүне дәвам итә.
Бүгенге көндә районыбызда чираттагы гуманитар йөкне туплау буенча актив эшчәнлек бара. Әлеге көнгә кадәр районыбыздан барлыгы 32 гуманитар йөк җибәрелгән. Аның эчендә азык-төлек, көнкүреш товарлары, гигиена кирәк-яраклары, дарулар, медицина җиһазлары, ягулык-майлау материаллары, төзелеш кирәк-яраклары, электр генераторлары, җылылык приборлары, автомобильләр, күчмә мунчалар, мотоцикллар һәм башка кирәкле әйберләр бар.
33нче гуманитар йөкне җыюга район үзәк дәваханәсе коллективы актив кушылды. Шушы көннәрдә дәваханәнең баш табибы Сергей Тарасов урындагы М.Шәйморатов исемендәге волонтёрлар штабына Шевроле Нива автомобилен бирде.
«Гуманитар йөкне бөртекләп җыябыз. Бу – районда олысы да, кечесе дә салган зур көч. Шуңа күрә һәркемгә рәхмәтемне белдерәм. Беркем дә бу изге эштән читтә калмый», — ди волонтёрлар штабы җитәкчесе Лиана Хәбибуллина.