

Очрашуда мәктәп укучыларының хәзерге Русиянең тарихи вакыйгаларында катнашучысы белән турыдан-туры әңгәмә кору мөмкинлеге булды. Чара укучыларда зур кызыксыну уятты.
Алар хәрбигә махсус операция зонасында яшәү шартлары, безнең хәрбиләрне коралландыру, сугыш хәрәкәтләрен алып бару турында күп сораулар бирде. Ватанны саклаучы барлык сорауларга да гадел һәм ачыктан-ачык җавап бирде.
Укучылар шулай ук укучыларның махсус операциядә катнашучыларга җибәрелгән хатлары ярдәм итәме дип кызыксындылар. Рузамир Рузил улы аерым билгеләп үткәнчә, балалар хатлары һәм рәсемнәре аларның рухын күтәрә һәм авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Ул ассызыклаганча, балалар кулы белән ясалган һәр открытка – аларны туган йортта көтү, аларга ышану һәм алар өчен дога кылу символы ул.
Кыска вакытлы ял итүгә карамастан, Рузамир Рузил улы балалар белән очрашырга һәм үз тәҗрибәсе белән уртаклашырга вакыт тапты, бу аның ватанпәрвәрлеге һәм Ватанга тугрылыгының ачык үрнәге булып тора. Очрашу җылы һәм күңелле шартларда узды, балаларның күңелләрендә онытылмаслык тәэссоратлар калдырды.