ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Барысы да Жиңү өчен
12 октябрь 2025, 08:15

Ватаныбыз тынычлыгын саклаучы якташыбыз гимназиядә булды

Шушы көннәрдә махсус хәрби операциядә катнашучы "Кеша" позывнойлы якташыбыз кыска вакытлы ялга кайтты һәм күңелгә үтеп керерлек ярдәм хатлары язган Чакмагыш гимназиясенең 4в сыйныф укучылары янына кунакка килде.

Ватаныбыз тынычлыгын саклаучы якташыбыз гимназиядә булдыВатаныбыз тынычлыгын саклаучы якташыбыз гимназиядә булды
Ватаныбыз тынычлыгын саклаучы якташыбыз гимназиядә булды

Ул кунакка гына килмәде, ә үзе белән бүләкләр дә алып килде. Тәнәфес вакытларын ямьләндерү, файдалы үткәрү өчен "Кеша" укучыларга өстәл уеннары бүләк итте. Очрашу җылы һәм күңелле узды. Балалар яугирнең хәрби хезмәте турында сөйләгәннәрен сокланып тыңладылар, солдатларның көнкүреше һәм батырлыгы турында сораулар бирделәр. Ә якташыбыз, үз чиратында, балаларга җылы хатлары белән ярдәм итүләре, рухи көч бирүләре өчен рәхмәт белдерде. Мондый кыю, батыр рухлы геройларыбыз һәммәбездә дә тик соклану һәм горурлык тойгылары уята һәм без аларга Ватаныбызны саклаганнары өчен рәхмәт белдерәбез.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас