ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Барысы да Жиңү өчен
15 октябрь 2025, 11:30

Батырлыгы – Ватанга хезмәт итү үрнәге

Махсус хәрби операция территориясендә хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен якташыбыз Илшат Ильвер улы Локманов Жуков медале белән бүләкләнде.

Батырлыгы – Ватанга хезмәт итү үрнәгеБатырлыгы – Ватанга хезмәт итү үрнәге
Батырлыгы – Ватанга хезмәт итү үрнәге

Бөтен республикадан меңләгән яугирләр белән беррәттән ул Ватаныбыз чикләрен намус белән саклады. Аның батырлыгы Ватанга хезмәт итү үрнәге булып тора. Каһарман якташыбыз тынычлык һәм илебез азатлыгы өчен гомерен корбан итте.
Кичә район хәрби комиссариатында яугирнең туганнарына дәүләт бүләге тапшырылды. Ватанны саклаучыларның батырлыгы үлемсез, алар турындагы хәтер мәңгелек!

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас