

Медаль белән 19 әти бүләкләнде.
Русиядә әтиләр көне алдыннан башкалабыз Уфада «Ватанны саклаучының әтисе» иҗтимагый медальләре белән бүләкләү тантанасы булды.
Чара Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Колонналар залында узды. Бүләкләр махсус хәрби операциядә катнашучыларның әтиләренә тапшырылды. Тантаналы шартларда илебезнең чын геройларын тәрбияләгән, МХО хәрбиләренә һәм ветераннарына, шулай ук тылдагы туганнарына һәм якыннарына актив ярдәм иткән ир-атларны хөрмәтләделәр.
Ватаныбызның чын патриотларын тәрбияләүче 19 әти мондый медальгә лаек булды. Алар исәбендә Чакмагыш районыннан Радик Рамил улы Хәмәтгәрәев та бүләкләнде. Алар тормыш иптәше Гөлназ Вил кызы белән бергә чын патриот – Батырлык ордены кавалеры Артурны тәрбияләп үстергәннәр. Югалтуның авыртуына карамастан, алар районның иҗтимагый тормышында һәм патриотик чараларда актив катнашалар.
«Ватанны саклаучының әтисе» проекты авторы, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтае депутаты, «Русия халыклары Ассамблеясе» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасының төбәк бүлеге рәисе, «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фондының Башкортстан Республикасы буенча филиалы җитәкчесе Гөлнур Кулсарина Патриот тәрбияләүдә әтинең ролен бәяләп бетергесез дип ассызыклады.
"Гаиләсе сынауларга кагылган һәр әти – чын герой. Проект авторы буларак, мин тирән горурлык һәм рәхмәт хисләре кичерәм. Безнең ярдәм Ватаныбыз сагында торучылар һәм аларның гаиләләре өчен бик мөһим. Бүген без илебезне сакларга әзер булган чын ир-атларны тәрбияләгән әтиләрне хөрмәтлибез. Улларына иң яхшысын–батырлыкны, җаваплылыкны, Ватанга мәхәббәтне салган әтиләр алар. Бу медальне алган һәркем – ныклык һәм тугрылык үрнәге. Сез–авыр минутларда улларыгызга ярдәм итүчеләр, аларның кайтуы өчен дога кылучылар, аларны өйдә түземсезлек белән көтүчеләр. Сезнең кайгыртучанлыгыгыз, иманыгыз, мәхәббәтегез – ул безнең яклаучыларыбызга барлык авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Без Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировка махсус операциядә катнашучыларыбызга һәм аларның гаилә әгъзаларына һәрьяклап ярдәм иткәне өчен рәхмәтле. Республиканың барлык идарә итү командасына рәхмәт! Хөрмәтле партнерларыбыз һәм коллегаларыбыз, Ватанны саклаучылар һәм безнең тәрбияләнүчеләргә дәүләт фонды филиалына ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт белдерәбез! Безнең көч –бердәмлектә! »
“Аталы бала – аркалы”, ди халык мәкале. Без, "Ватанны саклаучылар" дәүләт фонды буларак, үзебезнең геройларга һәм аларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтергә омтылабыз. Әмма сез, әтиләр, улларыгызга биргән мәхәббәтне һәм таянычны бернинди ярдәм дә алыштыра алмый. Сез – чын геройлар, һәм бүген без сезгә ихлас рәхмәтебезне белдерерәбез. Без сезнең белән горурланабыз!"- диде Гөлнур Көлсарина.
Бүләкләр «Русия халыклары Ассамблеясе» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасының төбәк бүлеге һәм «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фондының төбәк филиалы тарафыннан тапшырылды. Башкортстанда шәхес формалаштыруда һәм патриотик тәрбиядә атаның статусын күтәрү өчен «Ватанны саклаучының атасы» иҗтимагый медале булдырылды.
Бүләкләү тантанасы Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды. Исегезгә төшерәбез, беренче медальләрне 2024 елның октябрендә Уфага визит кысаларында - Русия Федерациясе оборона министры урынбасары, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды рәисе Анна Евгеньевна Цивилева тапшырган иде. шушы вакыттан алып 120 дән артык медаль тапшырылган.
«Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды Русия Президенты Владимир Путин Указы