

Районыбыз халкы махсус хәрби операция бурычларын үтәүче якташларга ярдәм итү өчен берләшеп, аларга таләп ителгән әйберләрне җыю эшен күмәк башкарырга омтыла. Бу безнең яклаучыларыбыз үзләре турындагы хәстәрлекне, райондашларның йөрәк җылысын, аларның ныклы терәк булуларын тоеп, неонацистларга каршы көрәшсен өчен эшләнә. Шунысы да мөһим – мондый күмәк ярдәм фронт линиясеннән меңнәрчә чакрым ераклыкта булган гади кешеләрне дә берләштерә, яугирләргә кулыбыздан килгәнчә ярдәм итә алуыбызны тою үзе генә дә күңелләрне җылыта.
Безнең районда яугир якташларга гуманитар ярдәм җыю эшчәнлеге М.Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабында үзәкләштерелеп, югары оешканлык белән башкарыла. Шулай ук бу игелекле эш штабның Иске Калмаш, Яңа Балтач авылындагы филиалларында да алып барыла. Чакмагыштагы үзәк штаб волонтерлары Лиана Хәбибуллина, Ирина Мансурова һәм Юлия Хәкимова бирегә китерелгән барлык әйберләрне тәртип белән тартмаларга тутырып, яхшылап җыйнап-төйнәп, исемлекләр төзеп, адресатларга әзерли һәм үзләре үк йөкне илтәсе машиналарга төяргә дә ярдәмләшә.
Үткән атна ахырында якташлар чираттагы – 33нче гуманитар йөкне җыеп озатты. Әлеге гуманитар конвойга мобилизация буенча һәм Оборона министрлыгы белән контракт төзешеп яуга киткән якташларыбызга тапшырылачак әйберләр төялде. Аларны озатып муниципаль район Советы секретаре Фаил Әхнәф улы Ишморатов, муниципаль район хакимияте башлыгының киңәшчесе Айдар Фәнил улы Насыйров һәм водитель егетләр ерак юлга чыкты. Йөк составында “УАЗ” һәм “Нива” автомобильләре, мотоцикллар, квадракоптерлар, бәйләнеш өчен техник чаралар һәм приборлар, генераторлар, инструмент-җиһазлар, төзелеш материаллары, маскировкалау челтәрләре, җылыткычлар һәм җылы киемнәр, азык-төлек, дару-медикаментлар һәм бик күп башка төрле әйберләр бар. Алар арасында иң кадерлеләре – туганнар-якыннардан посылкалар, йорт күчтәнәчләре һәм мәктәп укучылары язган җылы эчтәлекле хатлар. Әйткәндәй, без – редакция хезмәткәрләре дә егетләребезгә җибәрү өчен “Игенче” гәзитләрен тапшырдык.
“Бу утыз өченче гуманитар йөк белән 420дән артык адрес позициясе җыеп-тупланып, якташ яугирләребезгә җибәрелде. Алар сораган әйберләр тулысынча җыелып комплектланды, кирәк-яраклар белән тулы фура якташларыбыз хезмәт иткән тарафларга юнәлде. Шушы әйберләрне, күләмле гуманитар йөкне җыюда катнашкан, йөрәге кушуы буенча кулыннан килгәчә ярдәм итәргә омтылган барлык якташларга – район җитәкчелегенә, оешма-учреждениеләр коллективларына, шәхси эшкуарларга, волонтерлар штаблары филиаллары әгъзалары белән берлектә эшләгән авыл биләмәләре халкына, волонтерларга, барлык авылларда һәм район үзәгендә яшәүче бу изгелекле гамәлгә битараф кала алмаган, әйбәрләтә дә, акчалата да ярдәм иткән якташларга һәммәсенә дә ихлас рәхмәтлебез. Бу ярдәм егетләребезне дошманга каршы көрәштә тагын да ныгытып, мөмкин кадәр тизрәк Җиңү яулап, туган якларга имин-сау кайтып күрешергә көч-этәргеч бирсен иде. Без, тоташ район халкы, түземсезлек белән көтәбез һәм барысына да батырлыклары, түземлекләре, рухи ныклыклары өчен рәхмәтлебез”, – ди М. Шайморатов исемендәге волонтерлар штабы җитәкчесе Лиана Рифир кызы Хәбибуллина.