ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Барысы да Жиңү өчен
21 октябрь 2025, 06:00

Геройга рәхмәт белдереп

Узган атнада район мәдәният йортында «СВОи V культуре» проекты кысаларында «Рәхмәт, герой!» дип исемләнгән чара үткәрелде. Аның беренче минутыннан ук зал үзенә бертөрле хөрмәт, ихлас рәхмәт һәм теләктәшлек кәефе белән тулды. Руден Бәдретдинов һәм Альберт Арысланов яңгыраткан «Журавли» җырының тәэсирле көйләре фонында кунаклар хәтер һәм ватанпәрвәрлек символлары: Русия флагы, Георгий тасмалары һәм тынычлык, Ватанга мәхәббәт һәм якты өметләр чагылдырылган балалар рәсемнәре белән бизәлгән урыннарны биләделәр.

Геройга рәхмәт белдерепГеройга рәхмәт белдереп
Геройга рәхмәт белдереп


Очрашуны оештыручы район мәдәният йортының балалар белән эшләү буенча әйдәүче методисты Раушания Мөнир кызы Гафарова сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Ул ассызыклаганча, бу бәйрәм чарасы гына түгел, ә бүген илебезнең тынычлыгы һәм иминлеге сагында торучыларга ихлас рәхмәт белдерү. Кичәнең төп кунагы – махсус хәрби операциядә катнашучы «Кеша» позывнойлы яугир һәркем өчен батырлык, намус һәм бурычка тугрылык символына әверелде. Программаның төп өлеше булып 4 «В» һәм 4 «Г» сыйныф укучылары чыгышлары, сыйныф җитәкчеләре Зөлфия Ильяс кызы Митрофанова һәм Сөмбел Ринат кызы Котдусова хезмәте һәм кайгыртуы торды. Балалар, һәрбер сүзгә һәм хәрәкәткә геройларга булган хөрмәтләрен һәм ихтирамнарын салып, шигырьләр укыдылар, җырладылар һәм биеделәр.
Герой белән эчкерсез әңгәмә аеруча истәлекле булды. Ул балаларның сорауларына җавап биреп, үзенең хәрби хезмәт юлы, иң авыр мизгелләрдә дә көчен, рухын сакларга ярдәм итүе турында тыйнак кына һәм намуслы сөйләде. “Ватанны саклау – һәр ир-егетнең изге бурычы. Тынычлыкны саклап яшик. Ватаныбызны яратыгыз һәм һәрчак яхшылыкка омтылыгыз!” – дигән теләкләр белән мөрәҗәгать итте ул балаларга. Аның сүзләре дөньяның кыйммәте һәм аны саклауда һәр кешенең әһәмияте турында искә төшерү булып яңгырады. Безнең киләчәгебез өчен гомерләрен биргән геройлар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Артабан балалар кунакка чын күңелдән язылган хатлар һәм открыткалар тапшырдылар. Һәрбер юллама яктылык нуры, барлык яклаучыларыбызның тиз арада өйләренә кайтуына өмет һәм ышаныч нуры кебек булды. Бу хатлар алгы сызыктагы яугирләр өчен мөһим ярдәм булачак, чөнки аларда туган җир авазы, көткән, ышанган һәм яраткан балалар тавышлары яңгырый.
Чара «Туган як» җырына илһамландыргыч флешмоб – Туган якка мәхәббәт гимны белән тәмамланды. Биредә җыелучыларның барысы да, кулларына тотынышып, бердәмлек, татулык һәм какшамас өмет мохите тудырып, бергәләп җырладылар.
“Рәхмәт, герой!”очрашу гына түгел, бу – буыннарның җанлы диалогы, рәхмәт сүзләре генә түгел, ә гамәлләр, игътибар, хәтер икәнлеген искә төшерү дә булды. Чара барлык катнашучыларның йөрәкләрендә горурлык, уртаклык һәм бүгенге көндә безнең тыныч күк йөзен саклаучыларга тирән хөрмәт хисләре калдырды.

Геройга рәхмәт белдереп
Геройга рәхмәт белдереп
Геройга рәхмәт белдереп
Геройга рәхмәт белдереп
Геройга рәхмәт белдереп
Геройга рәхмәт белдереп
Геройга рәхмәт белдереп
Геройга рәхмәт белдереп
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас