

Бу мавыктыргыч шөгыль соңгы вакытта күпчелек арасында зур популярлык яулады. Чарада катнашучылар белән очрашуга оста куллы, сәләтле, үз эшенең остасы Зөлфия Сәбгыянова килде. Ул яшүсмерләргә үзенең мавыгуы, сабын кайнату технологиясенең серләре, төп ингредиентлары турында сөйләде, аннары практик өлешкә күчте.
Сабын ясау һәркем өчен кызыклы һәм мавыктыргыч шөгыль булып чыкты. Әлеге мавыктыргыч осталык дәресендә катнашучы кызлар һәм егетләр алдан эрегән сабын нигезе ярдәмендә силикон формаларда хуш исле сабын ясарга өйрәнде. Кемдер, берничә төсне матур итеп тоташтырып, аны төрле төстә ясарга тырышты. Сабын кисәкләренең барысы да төсе, исе һәм формасы буенча бик төрле булып чыкты.
Һәммәсе дә әлеге эшкә зур мавыгу белән кереште һәм берничә төрле сабын ясап өлгерде. Чара барысы өчен дә бик кызыклы һәм фәһемле булды. Анда катнашучы һәркем яхшы кәеф һәм үз куллары белән ясаган сабынны кулларына тотып өйләренә таралышты.