ИГЕНЧЕ
+21 °С
Облачно
Барысы да Жиңү өчен
23 Октября 2025, 06:50

Батырларча һәлак булган якташыбызның гаиләсе белән очрашты

Авырлык, кайгы килгәндә арабызда кешене хәсрәте белән ялгыз калдыра алмаучы изге күңелле, ярдәмчел кешеләр булуы шатландыра.

Батырларча һәлак булган якташыбызның  гаиләсе белән очраштыБатырларча һәлак булган якташыбызның  гаиләсе белән очрашты
Батырларча һәлак булган якташыбызның гаиләсе белән очрашты

А Газиз балалары, ирләре, оныклары яу кырында булган әниләр, хатыннар, әбиләр генә түгел, махсус хәрби операция зонасында булган якташларыбыз турында бөтен халык кайгырта. Киндеркүл мәдәният йорты мөдире Раушания Гәрәева дә шундый олы җанлы, игътибарлы һәм киң күңелле кеше. Шушы көннәрдә ул хезмәт ветераны, махсус хәрби операциядә хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган якташыбыз Фидан Флорид улы Байбаковның картәнисе Мәкия Әюповада кунакта булып, аның хәлләрен сорашты, җылы аралашты, чәчәк бәйләме һәм күчтәнәчләр тапшырды.
“Көзге чор табигатьтә генә түгел, кеше тормышында да бар – ул зирәклек һәм зур тормыш тәҗрибәсе. Иң мөһиме – өлкән яшьләрдәгеләргә игътибар һәм хәстәрлек күрсәтү. Безнең тыныч тормышыбыз хакына гомерләрен биргән Фидан Байбаков кебек ир-егетләр батырлыгы безне тагын да берләштерә, туганлаштыра һәм бер-беребезгә карата ярдәмчел итә. Үз иле, үз халкы иминлеге өчен гомерен кызганмаган геройның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланачак”, – ди мәрхәмәтле күңелле райондашыбыз Раушания Ришат кызы.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас