ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Барысы да Жиңү өчен
24 октябрь 2025, 10:50

“Кояшкай”да яугирләргә «коры армия душы» әзерли башладылар

Район үзәгендәге «Кояшкай» балалар бакчасы коллективы махсус хәрби операциядәге яугирләргә гуманитар ярдәм күрсәтүдә активлыгы белән аерылып тора.

“Кояшкай”да яугирләргә «коры армия душы» әзерли башладылар“Кояшкай”да яугирләргә «коры армия душы» әзерли башладылар
“Кояшкай”да яугирләргә «коры армия душы» әзерли башладылар

Биредә эшләүчеләр әлеге изге максат белән берләшеп, илебез иминлеге сагында торучы якташларыбыз өчен бик тә кирәкле булган мөһим акцияләрдә катнаша, төрле чаралар оештыра. Бүген дә биредә балаларны һәм аларның гаиләләрен изге максатларда берләштергән тагын бер искиткеч вакыйга булды – «Тамчылар» өлкәннәр төркеме тәрбиячесе Алия Рәшит кызы Зөбәерова гуманитар ярдәм җыю буенча акция оештырды. Ул хезмәттәшләренә «коры армия душы» комплектларын әзерләүдә катнашырга тәкъдим итте. Безне яклаучыларга ярдәм итү идеясе белән илһамланган хезмәткәрләр, ата-аналар һәм тәрбияләнүчеләр районыбызда беренчеләр булып бу үзенчәлекле җайланманы булдырырга карар иттеләр, чөнки ул солдатларга суга кытлык кичергән шартларда шәхси гигиена тотарга ярдәм итәргә мөмкинлек бирә. “Бу хәрбиләребезнең сәламәтлеге һәм уңайлыгы өчен бик тә мөһим мөһим. “Коры армия душы” – гигиена җыелмасы, аның составына бер тапкыр кулланыла торган сөлге һәм махсус медицина чарасы белән сеңдерелгән дорнит агроволокнодан губка керә. Аз гына су (30 мл) булганда, ул мул итеп күбек бүлә, ул тирене чистарта һәм су белән юуны таләп итми. “Коры армия душы” төрле хәлләрдә, шул исәптән окоп һәм басу шартларын да кертеп, файдалану өчен яраклы”, – ди Алия Рәшит кызы.
Шулай ук һәрбер коры душ комплектына тәрбияләнүчеләр чын күңелдән ярдәм сүзләре белән үзләре эшләгән открыткалар ясап салдылар. Открыткалар олы һәм кече Ватаныбызны да искә төшерү символы буларак каен яфраклары белән бизәделәр, чөнки Башкортстаныбыз картасы формасы буенча каен яфрагына охшаган. Шулай ук балалар җылы рәхмәт сүзләре белән рәсемнәр дә ясадылар. Өстәмә рәвештә төрле баллы күчтәнәчләр һәм көндәлектә куллану өчен кирәкле әйберләре дә җыелды.
Акциядә катнашучылар барлык җыелган әйберләрне Чакмагыш авылында урнашкан Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабына илтеп тапшырачаклар. “Безнең ярдәмебез күңел җылысы символы булып, һәр солдатны җылытыр, авыр хезмәт шартларында рухи көч өстәр, дип ышанабыз. Бу, әлбәттә, без булдыра алырлык ярдәмгә кечкенә генә өлеш булса да, без бер-беребезгә гади, әмма изге хакыйкатьне җиткерәбез –без үзебезнекеләрне ташламыйбыз!" - диләр әлеге акциядә катнашучылар.

“Кояшкай”да яугирләргә «коры армия душы» әзерли башладылар
“Кояшкай”да яугирләргә «коры армия душы» әзерли башладылар
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас