ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Барысы да Жиңү өчен
24 октябрь 2025, 11:30

Республикабызда 50дән артык ярдәм чарасы гамәлдә

Башкортстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең 54 төбәк чарасы бар Алар тормышның төрле өлкәләрен колачлый – мәгариф, медицина ярдәме, социаль яклау, эшкә урнаштыру, көнкүреш проблемаларын хәл итү.

Республикабызда 50дән артык ярдәм чарасы гамәлдәРеспубликабызда 50дән артык ярдәм чарасы гамәлдә
Республикабызда 50дән артык ярдәм чарасы гамәлдә

 Өйләренә кайтучылар – аерым игътибар үзәгендә. Аларга сәламәтлекләрен яхшыртырга, яңадан укырга, күңелләренә хуш килерлек шөгыль табарга мөмкинлек бирелә. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары да игътибар үзәгендә. Алар өчен туклану, белем бирү, үсеш өчен мөмкинлекләр һәм башка ярдәм чаралары каралган.
“Өйләренә кайтучыларга аерым игътибар. Без аларга сәламәтлекләрен яхшыртырга, яңадан укырга, күңелләренә хуш килерлек шөгыль табарга мөмкинлек бирәбез. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларын кайгыртырга тырышабыз. Әтиләре, ә кемнеңдер әниләре Ватанны саклаганда, алар бернәрсәгә дә мохтаҗ булмаска тиеш. Туклану, мәгариф, үсеш өчен мөмкинлекләр – без алар өчен эшли алырлык бик азы гына”, – дип билгеләде БР Башлыгы Радий Хәбиров.
Барлык ярдәм чараларының тулы исемлеге – монда: www.bashinform.ru/longreads/... Исемлек тулыландырылып тора.

Фото чыганагы: “Башинформ” мәгълумат агентлыгы сайты.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас