

Әйе, алар кулларына корал, тотып дошманга каршы бармыйлар, орден-медальләр белән дә бүләкләнмиләр, аларның погоннарында йолдызлар саны да артмый... Тик бу хатын-кызлар ир-егетләрдән һич кенә дә ким булмаган батырлык үрнәкләре күрсәтәләр, авырлыкларга бирешми, сынмый-сыгылмый дөньяны алып баралар, балалар тәрбиялиләр, яудагыларга ярдәм итәләр, шундый ук хәлдә булган ахирәтләренә, якташларына терәк булып, бер-берсенә булышалар. Безнең әңгәмәдәшебез дә – шундый олы йөрәкле, ныклы рухлы хатын-кызларның берсе. Гөлнара Гарәби кызы Галимова районыбызның Иске Балак авылында яши. Аның гомер юлдашы Ильвер Зиннур улы Галимов – туган Ватаныбыз чын патриоты, илебез сакчысы. Яшьлек елларында Әфган сугышының утлы юлларын үтеп, хәрби бәрелешләрдә чыныгу үткән яугир-интернационалчы махсус хәрби операция башланган илебез өчен сынаулы вакытта: “Мин үз бурычымны үтәдем инде”, – дип битараф булып кала алмый. Себердә вахта ысулы белән менә дигән яхшы итеп эшләп йөргән җирдән Русиянең Оборона министрлыгы белән контракт төзешеп, баш күтәргән неонацистларга каршы сугышка китә һәм хәрби операция бурычларын үтәгәндә батырларча һәлак була. Каһарман якташыбызның гомер юлдашы Гөлнара Гарәби кызы белән аның хакында сөйләшәбез. “Без икебез дә Иске Балак авылында туып үстек. Гаилә коргач, берникадәр вакыт Себердә яшәдек, аннан туган ягыбызга кайтып урнаштык. Ильвер вахта ысулы белән Себердә, мин “Герой” авыл хуҗалыгы кооперативында савучы булып эшләдек, дөнья көттек, балалар үстердек. Илдә махсус хәрби операция башлангач та анда барырга уе булуын белдерде ул, 2023 елда хәтта эшеннән китеп анда юлланмакчы иде. Сөйләшеп-аңлашып, кире уйларга күндерә алдым. Ә инде 2024 елда миңа әйтеп тормый гына эшеннән гариза язып кайтып, контракт төзегән. Бу юлы инде сүзе бер булды: “Мин анда булырга тиеш!” 2024 елның 1 августыннан махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә башлады. Ноябрь ахырыннан хәбәре килми башлады. “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының райондагы бүлеге социаль координаторы Резида Зәкәрия кызы Ильясованың зур ярдәме белән кайтарып, туган якта җирли алдык. “Гомер буе кадер-хөрмәт белән, тату-дус булып яшәгән иң якын кешеңне югалту авырлыгын үз кичергән кеше генә аңлый. Вакыты белән аяк астыннан җир убылган кебек булса да, бар ихтыяр көчен туплап, алга таба барырга тырышып яшәргә туры килә. Янымда әнием булуы да көч бирә. Яр Чаллы шәһәрендә үз гаиләләре белән яшәгән балаларыбыз – ныклы терәгем. Алар холкы белән нәкъ әтисе кебек үтә дә гаилә, туган җанлы булуы, безне һәрчак хәстәрләп яшәве күңелне юата”, – ди Гөлнара Гарәби кызы. Көчле рухлы якташыбыз: “Безнең гаилә Ватанны яклауга үз өлешен кертте инде”, – дип кул кушырып, югалту ачысына сыгылып-сыктап яшәми. Киресенчә, Җиңүне якынайту, яудагы якташларга ярдәм итү өчен бар тырышлыгын сала. “Эльвира Даянова, Эльвира Ханова, Зөлфия Гатиятуллина, Денис Шәрифуллин белән берлектә махсус операция бурычларын үтәүче яугир егетләребез үтенечләре буенча аларга кирәкле әйберләрне җыеп, хәрби бәрелешләр барган зоналарга җибәрәбез, маскировкалау челтәрләре үрәбез, окоп шәмнәре ясыйбыз. Бу игелекле эшкә авылларда һәм район үзәгендә яшәүче күп санлы якташлар кушыла. Социаль координатор Резеда Зәкәрия кызы Ильсовага, алда әйтеп үткән кызлар-егетләргә рухи ярдәмнәре өчен бик тә рәхмәтлемен. Яугирләргә кулымнан килгәнчә ярдәм итә алуымны тою да күңелгә канәгатьлек, юаныч бирә”, – ди язмабыз герое. Алай гына да түгел, Гөлнара Гарәби кызы хәзер һәлак булган Ватанны саклаучылар Гомумрусия җәмәгатьчелек оешмасының Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы буенча филиалы рәисе дә. Аңа шушы җиңел булмаган, әмма җаваплы вазыйфада уңышлар гына юлдаш булсын иде. Райондашлар белән бергә башкарган шушы игелекле эшләре илебезнең Җиңүен якынайтуга, күп яугирләрнең гомерләрен саклап калырга булышлык итсен дип телибез. Чакматаштай нык рухлы чакмагышлы ир-егетләр генә түгел, гүзәл затлар да дәүләтебез өчен сыналышлы елларда яудагыларга ныклы тылны тәэмин итеп, ил бәйсезлеген саклауга үз лаеклы өлешләрен кертүе үсеп килүче яшь буын өчен дә күз алдындагы олы үрнәк.