ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Барысы да Жиңү өчен
5 ноябрь 2025, 03:35

“Тыныч тормышның кадерен белсеннәр иде...”

Махсус хәрби операция барган зонада өч йөздән артык якташыбыз илебез бәйсезлеген яклап, неонацистларга каршы көрәшә. Аларның күбесе лаеклы хезмәте, фидакарьлеге өчен орден-медальләргә лаек булды. Туган якларга ялга кайтканда алар төрле учреждениеләрдә булып, яшь буын вәкилләре, якташлар белән очрашалар, илебез дошманнарына каршы алып барылган көрәш турында сөйлиләр. “Еврей” позывное белән махсус хәрби операция бурычларын үтәгән яугир Азат Олег улы Садыйков белән без районның ДОСААФ оешмасында гимназия укучылары белән үткән очрашу алдыннан әңгәмәләштек.

“Тыныч тормышның кадерен белсеннәр иде...”“Тыныч тормышның кадерен белсеннәр иде...”
“Тыныч тормышның кадерен белсеннәр иде...”


Оборона министрлыгы белән контракт төзешеп, илебез тынычлыгын якларга кикән яугир районыбызның Яңа Биккенә авылында туып үскән. “Миңа 8 яшь булганда район үзәге Чакмагышка күчеп килдек. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Русия армиясендә хезмәт иттем. Аннан кайтканнан соң дуслар белән үз эшебезне ачып, утын әзерләп сатуны оештырдык. Илебез өчен сынаулы вакытта битараф булып читтә кала алмадык. Уйлаштык та, Оборона министрлыгы белән контракт төзешеп, махсус хәрби операция барган зонага юлландык. Без Чакмагыштан тугыз егет киттек, бер җирдә, бергә хезмәт итәбез. Эшебез җаваплы, төп бурычыбыз – дошманның пилотсыз очкычларын юк итү. Хезмәтебез җиңел генә дип әйтеп булмый. Башка участоклардагы кебек, безгә дә хәрби шартларда төрле җайсызлык-сынауларны җиңәргә туры килә. Шунысы аеруча сөендерә, туган яктан килгән гуманитар ярдәм һәрчак без хезмәт иткән урынга килеп җитә. Бу эшне оештыручы кызларга һәм егетләргә, Эльвирага язсак, алар безгә кирәк булган әйберләрне җыеп җибәрәләр. Без аларга ихлас рәхмәтлебез.
Әлеге вакытта мин авыр яраланудан соң дәвалану курсы үтәм, якташлар белән очрашуларда катнашам. Укучылар белән бүгенге очрашуга килгәндә дә Туган илебезнең, анда яшәүче балаларның тынычлыгын ничек саклавыбызны, нинди шартларда хезмәт итүебезне һәм яугир егетләрнең, хәрби хезмәттәшләребезнең батырлыгы турында сөйләргә дип килдем. Бүгенге тыныч, имин дөньяда яшәгән, мәктәпләргә йөреп белем алган, бер нәрсәгә дә мохтаҗлык кичермәгән бу укучылар шушы тыныч тормышның кадерен белсен, без кичергәннәрне беркайчан да кичермәсен һәм Туган илебезне яратып, аның патриотлары булсыннар һәм киләчәктә, әгәр таләп ителсә, һәрвакыт дәүләтебезне сакларга әзер булсыннар иде”, – ди яугир.
Без Азатка һәм аның хезмәттәшләренә батырлыклары, сынаулы чорда сынатмый, илебезне, тыныч тормышыбызны саклаганнары өчен ихлас рәхмәт сүзләрен белдереп, аларның имин-сау булып, мөмкин кадәр тизрәк Җиңү яулап, туган якларга әйләнеп кайтуларын телибез.

Ватанны саклаучылар сафына басарга теләүче якташлар барлык сораулар буенча районның хәрби комиссариатына Чакмагыш авылы, Ленин урамы, 51нче йорт адресы буенча 208, 209 кабинетларга мөрәҗәгать итә ала. Белешмәләр өчен телефон: (834796) 3-18-16.

Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас