

Районда “Театр көзе” фестивале дәвам итә. Митрә-Әюп үзешчәннәреннән эстафетаны кабул итеп алган Иске Калмаш мәдәният йорты сәхнә осталары аны Сөләйман Латыйповның “Кодалар-кодачалар” комедиясе белән уңышлы дәвам итте. Мәдәният йортының “Акчарлак” драма түгәрәге әгъзалары Рима Әхмәтшина, Илнур Шәмсетдинов, Илфат һәм Фируза Хаҗиевлар, Дилбәр Байбакова, Илдар Шакиров һәм Динара Мостафина үз геройлары образларын тулысынча ачып, тамашачыга җиткерә алды. Тамаша дәвамында үзешчәннәр театр карарга килгән якташларын көлдерделәр дә, уйланырга да мәҗбүр иттеләр. Спектакль бер тында диярлек үтте, үзешчәннәрнең актерлык осталыгы, алар куйган тамаша залдагы беркемне дә битараф калдырмады.
Сәхнәләштерелгән комедия тәмамлангач авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Гөлүсә Шәрифулла кызы Арнаутова анда уйнаган үзешчәннәргә, тамашаны оештыручыларга ихлас рәхмәт сүзләрен һәм ихлас, җылы теләкләр җиткерде. Тамашаны әзерләүчеләр шулай ук якташлары Рәмил Рәшит һәм Зилә Фәнис кызы Йосыповларга, Ришат Дамир улы Арслановка ярдәмнәре, бүләкләре өчен ихлас рәхмәтле.
Алай гына да түгел, авылдашларының күп санлы сораулары буенча “Акчарлак” драма түгәрәге әгъзалары “Кодалар, кодачалар” спектаклен Иске Калмаш мәдәният йорты сәхнәсендә янә бер тапкыр кабатлап күрсәтте. Шунысын да аерым әйтеп үтәргә кирәк, илебездә билгеләнгән зур дәүләт бәйрәме – Халыклар бердәмлеге көне алдыннан янә тамашачы игътибарына тәкъдим ителгән бу спектакльдән җыелган акча тулысынча махсус хәрби операция бурычларын үтәгән егетләргә ярдәм итүгә һәм Волонтерлар штабына тапшырыла. Шунысы аерым билгеләүгә лаек: М.Шайморатов исемендәге Волонтерлар штабының Иске Калмаштагы филиалы әле чагыштырмача күптән түгел генә ачылса да, район күләмендә гуманитар ярдәм җыю эшчәнлегендә иң активларның берсе булып танылды да инде. Бу төбәктәге авылларда яшәүчеләр даими рәвештә яугирләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә бердәм кушылалар, үз күләмле өлешләрен кертәләр. Монда әлбәттә штаб филиалы җитәкчесе Илфат Хаҗиевның тырышлыгы зур. “Акчарлак” драма түгәрәгенең актив әгъзасы да булган райондашыбыз туган авылы үсеше, якташлары өчен башкарган байтак игелекле эшләре белән дә хөрмәт-абруй яулады. Илфат һәм аның спектакльдә катнашкан авылдаш-сәхнәдәшләре: “Илебез катлаулы чор кичерә. Яугир якташларыбыз дошманга каршы көрәштә батырлык үрнәкләре күрсәтә. Алар өчен безнең ярдәмне тою бик мөһим. Махсус хәрби операциягә ярдәм итү өчен волонтерлык эшен туктатырга-әкренәйтергә хакыбыз юк. Якташларның һәркайсы яугирләргә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә, бу гомум эшкә үз өлешен кертергә омтыла. Безнең өлешебез – шушы спектакльдән кергән акчаны хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәмгә тотыну. Барыбыз да Ватаныбызны яклаучыларыбызның имин-сау булып, туган якларга кайтуларын түземсезлек белән көтәбез һәм бу сөенечле мизгелләрне якынайту өчен кулыбыздан киләннең барысын да эшләргә тырышабыз. Чөнки без бердәм булганда гына зур көч булып торабыз!”, – диләр.
Искекалмашлыларның бу теләк-омтылышларын чын күңелдән хуплыйбыз һәм барлык якташларыбызны да аларның игелекле үрнәгенә кушылырга чакырабыз. Бердәмлек белән Җиңүне якынайтуга бар тырышлыгыбызны салыйк, райондашлар!