ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Барысы да Жиңү өчен
8 ноябрь 2025, 04:10

Хезмәте һәм батырлыгы белән үрнәк ул

Якташ яугирләребез махсус хәрби операциядә хәрби бурычларын лаеклы үтиләр, гаять көчле рух, батырлык һәм ныклык үрнәкләре күрсәтәләр.

Хезмәте һәм батырлыгы белән үрнәк улХезмәте һәм батырлыгы белән үрнәк ул
Хезмәте һәм батырлыгы белән үрнәк ул


“Ленин” позывнойлы якташыбыз махсус хәрби операциядә катнашуның беренче көннәреннән үк, 2022 елдан алгы сызыкта. Ул Шәйморатов исемендәге батальонда намуслы хезмәт итә. Шушы вакыт эчендә яугир берничә тапкыр яралана, ләкин терелгәч тә яңадан хәрби иптәшләре янына сафка баса.
Шушы көннәрдә Русия Федерациясе Президенты Указы белән сугышчан батырлыклары, фидакарьлеге һәм каһарманлыгы өчен якташыбыз Суворов медале белән бүләкләнде. Бу хәрби хезмәткәрнең беренче югары бүләге түгел, хезмәттәге аерым уңышлары өчен аның Шәйморатов медале дә бар. Аның ныклыгы, чыдамлыгы һәм батырлыгы барыбыз өчен дә зур үрнәк булып тора. Без мондый курку белмәс якташларыбыз белән горурланабыз! Махсус хәрби операциядәге барлык ир-егетләребезгә дә исән-сау туган якларына җиңү белән кайтуларын телибез.

Хезмәте һәм батырлыгы белән үрнәк ул
Хезмәте һәм батырлыгы белән үрнәк ул
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас