

Ватаныбыз бәйсезлеген яклап дошманга каршы көрәшкән һәр яугирнең үз гомер тарихы, аны хәрби бәрелешләр барган җирләргә илткән үз юллары, туплаган тормыш һәм сугышчан тәҗрибәсе бар... Дошманга каршы көрәшнең алгы сызыгында булганнарны шул тәҗрибә, хәрби туганлыкка әйләнгән чын дуслык һәм анда булып кайтканнан соң тормышка бөтенләй үзгә, икенче төрлегә әйләнгән караш, тыныч гомернең кадерен ныграк аңлау тойгысы берләштерә торгандыр, мөгаен. Әйе, Туган илне яклау, Ватанга хезмәт итү – һәр ир-егетнең бурычы икәнлеген һәркайсыбыз кече яшьтән үк белеп үсәбез. Шушы бурычны яу кырында үтәп кайтканнан соң да артабан тыныч тормышта хәрбиләр сафында калып Туган илгә хезмәт итүен дәвам иткән якташларыбыз бар. Аларның берсе – Азамат Азат улы Гәрәев. Ул октябрь аеннан районның хәрби комиссариатында эшли башлады. Дүртөйледә туып үскән Азамат Азат улының нәсел тамырлары Чакмагыш районы белән аерылгысыз бәйле. Аның әти-әнисе — икесе дә безнең якташларыбыз. Үзе белән таныштыруыбызны үтенгәч, ул безгә болай дип сөйләде: “Дүртөйледә мәктәпне тәмамлагач, андагы һөнәрчелек училищесында төзүче һөнәрен үзләштердем, соңрак пешекче һөнәренә дә ия булдым. 18 яшем тулгач, армия сафларына чакырылдым. Анда хәрби һөнәргә ия булып кайткач, контракт төзешеп, артабангы хезмәтемне Алкинодагы хәрби частьта дәвам иттем, 2 ел хезмәт иттем. Контракт хезмәте вакытында сержант дәрәҗәсенә ия булган идем. Артабан шәхси эшкуарлык белән шөгыльләндем, заказга мебель эшләдек. Ә инде илебездә махсус хәрби операция башлангач, читтә кала алмадым. Хәрби тәҗрибәм бар, Кораллы Көчләрдә бергә хезмәт иткән дусларым махсус операция бурычларын үтәргә киттеләр, һәлак булучыларны да кайтара башладылар. Мин аларга ярдәмгә барырга, алар белән бергә булырга карар ит тем”, – дип сөйләде ул. Азамат Азат улы 2024 елның март ахырында дошманга каршы бәрелешләр барган зонага юллана. Ә инде апрель ахырында, хәрби заданиеләрне үтәгәндә ирешкән уңышларын исәпкә алып, аны белемен ар- табан да арттырырга, лейтенантлар әзерләү курсларына укырга җибәрәләр. 3 июньдә беренче офицер званиесенә – кече лейтенант дәрәҗәсенә ирешә ул. Артабан инде янә хәрби бәрелешләрнең иң кызу нок-таларының берсе булган Бахмут шәһәренә җибәрелә. Ул елның 15 сентябре аның өчен хәтеренә гомерлеккә уелып калган көннәрнең берседер, мөгаен. Позицияне үзгәртер өчен хәрбиләр ротациясен үткәргәндә пехотага каршы мина шартлап, ул бик тә авыр җәрәхәтләр ала. “Мине алгы сызык тан 8 сәгать дәвамында 12 кеше алып чыкты... Әкренләп таң ата башлады... Мин моны әлегә кадәр аңлый да, сүзләр белән дә аңлата алмыйм – әмма шушы 8 сәгать дәвамында безнең өстән бер генә дә “кош” та очмады, юлыбыз дәвамында тирә-ягы бызда бер генә дә снаряд-бомба да, минада шартламады... Андагы шартларда бу – барлык могҗизаларның иң зур могҗизасы дип әйтергә дә буладыр, мөгаен. Чөнки анда алай була алмый...”, – дип сөйләде әңгәмәдәшем бу мизгелләрне сизелерлек дулкынлану белән искә алып. Артабан инде госпиталь тормышы башлана. “Мин Оренбург шәһәрендәге госпитальдә дәваландым. Анда аягымны коткарып калып булмаячагын әйттеләр, ампутация үткәреп, аны тездән өстән кистеләр. Шулай ук ике ай дәвамында кулымны “җыйдылар”, – ди яугир. Бу катлаулы операцияләрдән соң аңа хәрби көчләрдәге хезмәтен тәмамларга тәкъдим итәләр. Әмма каты алышларда күрсәткән батырлыклары өчен зур дәүләт бүләкләренә лаек булган яугир бу тәкъдимнән баш тарта һәм хәрби комиссариатка күчәргә ризалаша. Республика хәрби комиссариатында аңа ярдәм итеп, илебез баш каласындагы хәрби җитәкчелек белән бәйләнешкә чыгалар. Бу мәсьәлә югарыда уңай хәл ителә һәм Азамат Азат улының рапорты кабул ителеп, агымдагы елның сентябрь аенда аның Чакмагыш районы хәрби комиссариатына әйдәүче белгеч эксперт вазыйфасына эшкә тәаенләнүе турында боерык чыгарыла. Артабан ул Самара шәһәрендә протезлаштыру процедурасын үткәннән соң боерык алып, 16 октябреннән Чакмагыш районының хәрби комиссариатында эш башлый. Без мизгел саен үлем белән күзгә-күз очрашып, биктә авыр операцияләр кичергән якташы бызга тыныч тормыштагы яңа хезмәтендә тик уңышлар гына юлдаш булуын телибез. Сугыш яланындагы могҗизага тиң хәлләрне күрүе, имин-сау булып туган якларга кайта һәм һаман да хәрбиләр сафында кала алуыда аңа күкләр тарафыннан тәгаенләнгән игелекле бу миссияне үтәүгә юл ачкандыр, мөгаен. Күптән түгел генә районыбызда эш башласа да, ул инде үзен ихласлыгы, гадилеге, ярдәмчеллеге, җор-шаян сүзле булуы белән танытып та өлгерде. “Ватанны саклаучылар” Гомумрусия фондының райондагы бүлеге социаль координаторы Резида Зәкәрия кызы Ильясованың да аның турында: “Азамат Азат улы – “Бу бүләкләрне нинди батырлыкларыгыз өчен тапшырдылар?” – дигән сорауга: “Һич уйлап тормый аягымны Каһарманлык орденына алмаштырдым”, – дип җавап бирә торган ветеран”, – бердә юкка әйтми торгандыр, мөгаен. Нәкъ берничә буын ватандашларыбыз яратып караган “В бой идут одни старики” фильмындагы кебек: “Махнул не глядя...” Утны-суны кичкән хәрби ветеран хәзер бар тырышлыгын яшь буынга лаеклы патриотик тәрбия бирүгә, илебезнең хәрби көчләрен ныгытуга һәм махсус операция бурычларын үтәгән яугирләргә, аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүгә юнәлтә. Тыныч тормышта да барыбер хәрбиләр сафында калып...
Ватанны саклаучылар сафына басарга теләүче якташлар барлык сораулар буенча районның хәрби комиссариатына Чакмагыш авылы, Ленин урамы, 51нче йорт адресы буенча 208, 209 кабинетларга мөрәҗәгать итә ала. Белешмәләр өчен телефон: (834796) 3-18-16.