ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Барысы да Жиңү өчен
14 ноябрь 2025, 05:05

Халкыбызның көче – армия белән бердәмлектә

«Кояшкай» балалар бакчасында махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм йөзеннән даими рәвештә төрле ярдәм чаралары оештырылып тора.

Халкыбызның көче  – армия белән бердәмлектәХалкыбызның көче  – армия белән бердәмлектә
Халкыбызның көче – армия белән бердәмлектә

 Аның чираттагысы – «Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен безнең җылылык» дип аталды. Балалар бакчасы хезмәткәрләре «Радуга» әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары белән бергә яугирләр өчен гуманитар ярдәм җыюны оештырдылар. Тиздән кыш җитәчәк, һәм бу салкын мизгелдә безнең сакчыларыбызга җылыны һәм сәламәтлекләрен саклау мөһим. Алар якташларыбыз өчен махсус коткаручы хәрби термоюрганнар һәм үз-үзен җылытучы җылыткычлар сатып алырга булган. Термоюрган кичектергесез очракларда кеше тәненең җылылык югалтуын киметергә һәм өшүдән сакланырга ярдәм итәчәк. Ә үзеннән-үзе җылына торган җылыткычларны кулларны һәм аякларны җылыту өчен йомшак кесә җылыткычы итеп кулланырга мөмкин. Алар бу ярдәмнең яугирләребезгә хәрби-ялан шартларында ярдәм итәр, дигән өметтә. Шулай ук алар тарафыннан шәхси гигиена чаралары һәм беренче кирәк-яраклары да җыелган.
Халкыбызның көче – армия белән бердәмлектә. Гуманитар ярдәм җыю кешеләрне монда – махсус хәрби операция зонасыннан еракта берләштерә. Бөек Ватан сугышы вакытында да шулай булды, бүген дә шулай. Болар барысы да безнең иминлегебезне саклаучыларыбызга кайгыртучанлыгыбыздан бераз җылырак булсын өчен эшләнә. Һәркайсыбызны хәрбиләрнең көнкүрешен бераз гына булса да уңайлырак итәргә ярдәм итү теләге җылыта. Бакчада тәрбияләнүче нәниләр дә бу изге эштән читтә калмады – алар Русия хәрбиләренең кәефен күтәрү теләге белән хатлар яздылар, “саклык йорт”лары (“обереги-домики”), йолдызчык эшләнмәләре ясадылар. Чара тәмамлангач, тупланган барлык әйберләр дә Чакмагыш авылындагы үзәк «Шәйморатов штабы»на тапшырылды.
«Кояшкай» балалар бакчасы җитәкчелеге тәрбияләнүчеләрнең ата-аналарына һәм акциядә катнашкан хезмәткәрләргә ихлас рәхмәт белдерә. “Әлеге ярдәмгә кушылган һәм анда зур өлеш керткән һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Без барыбыз да якташларыбызның җиңү белән туган якларына әйләнеп кайтуларын түземсезлек белән көтәбез, аларның хәрби уңышларына ышанабыз һәм батырларча каршы алачакбыз”, – ди алар ихлас күңелдән.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас