

Чараны райондагы Гаилә хезмәте хезмәткәрләре оештырды. Анда махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләр һәм аларның якыннары – Ләйсән Миңнекәева, Ризидә Кәримова, Лениза Йосыпова, Миңнеәлфия Авзалетдинова, Халидә Исламова, Равилә Кәримова, Замира Ситдыйкова, Динә Дәүләтова, Ирина Кинҗәбаева, Рида Шәйморатова, Эльмира Зарипова, Венера Фәттахова, Феруза Гарифуллина чакырылган иде.
Гаилә хезмәте җитәкчесе Илвера Илдус кызы Шәймөхәммәтова һәм Рапат авыл биләмәсе башлыгы Ләбиб Мазһар улы Гомәров гаилә клубында катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, ихлас рәхмәт сүзләре җиткерде. Авыл мәдәният йорты иҗат коллективының концерт номерлары махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз һәм аларның гаилә әгъзаларына хөрмәт билгесе булып барып иреште. Барлык кунаклар да зур телщк белщн осталык дәресәрендә катнаштылар һәм чәй өстәле артында җылы аралаштылар. Очрашу һәммәсенә дә яхшы кәеф бүләк итте һәм әниләргә карата чиксез хөрмәт хисләре уятты.