ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Барысы да Жиңү өчен
28 ноябрь 2025, 10:14

Киңкүңелле авылдашлар берләшеп

Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның гаиләләре һәрвакыт авылдашларының игътибар үзәгендә тора. Авыл волонтерлары аларга кирәк чакта ярдәмгә килеп, көнкүреш проблемаларын хәл итәргә ярдәмләшә.

Киңкүңелле авылдашлар берләшепКиңкүңелле авылдашлар берләшеп
Киңкүңелле авылдашлар берләшеп

Яңа Каръяуды авылы волонтерлары да мондый изге эшләрдән читтә калмый, авылдашларының йортларына барып, рухи һәм физик ярдәм күрсәтә. Күптән түгел генә авылның шундый изге күңелле хатын-кызлары РимаГайнанова, Флүзә Мөгалимова, Зөләрә Галимова, Динә Сәләхова, Резеда Әхмәтова “Каскад”позывнойлы махсус хәрби операциядәге яугирнең әнисе Розалия Каләмдәр кызы Хөрмәтуллинаның йортында булып, такталарны җыярга һәм йорт яны территориясен җыештырырга булышкан. Бу эштә Имамгали Исламов техника белән ярдәмгә килгән.
74яшьлек райондашыбыз Розалия Каләмдәр кызы бүген хаклы ялда. Ул 50 елдан артыкавылда фельдшер булып игелекле хезмәт салган. Өлкән яшьтә булуына карамастан,ул бүген дә актив тормыш белән яши, бик матур җырлый. Авылда узган барлык чараларда да актив катнашып, җыр-моң конкурсларында, үзешчәннәрнең смотр концертларында призлы урыннар яулаучы буларак та яхшы таныш ул авылдашларына.
“Минволонтер авылдашларыма бик тә нык рәхмәтлемен. Рима Гайнанова җитәкчелегендә алар ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә барып, биккүп саваплы эшләр башкара. Улымның хәбәрсез югалуына 6 ай булды. Кулым да сынган иде, шуңа күрәйорт тирәсендә авыр эшләрне башкару авырлашты.Шушындый авыр, күңелем төшенке чагымда алар мине ялгызымны калдырмаска, ничек тә күңелемне күтәрергә, рухи көч бирергә, физиккөч таләп иткән эшләрдә ярдәмләшергә ашкынып тора. Быел бәрәңге казышырга даалар ярдәм иттеләр. Хәтта концерт-театрларга да билет сатып алып биргәннәре булды. Рима Миңлехаҗип кызына аерым рәхмәт җиткерәсем килә. Ул улымның сыйныф җитәкчеседә булды. Мин авыл клубы янәшәсендә генә яшим, үзем дә җырларга яратам. Рима Миңлехаҗипкызы авылыбыздагы мәдәният йортында бик күп матур чаралар оештыра, эчтәлекле шигырьләр дә иҗат итә. Аның шигъри гөлләмәләренең беренче тыңлаучысы да әле мин, иҗатын бик яратам. Гомумән, ул –авылыбызның актив, хөрмәткә лаеклы, күпкырлы талантларга ия, шул ук вакытта ярдәмчел, мәрхәмәтле, олы җанлы кешесе. Яңарак кына районыбызда үткән матур чарага – район юбилеена багышланган тантанага даалып барды мине. Җәй көне Чишмә-Каран авылында узган Чишмә бәйрәмендә катнашырга чакырды, анда “Җидегән чишмә” җыры белән чыгыш ясап кайттым. Аңа һәм волонтер авылдашларыма зур рәхмәт инде:ничек тә булса минем күңелемне күреп, һәртөрле ярдәм күрсәтеп, алга таба өметбелән яшәргә, яхшыга гына ышанырга рухи көч биреп тора алар”, – дип зур хөрмәтбелән сөйләп үтте изге күңелле авылдашлары хакында “Каскад” позывнойлы якташыбызның әнисе Розалия Каләмдәркызы. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәмитеп, киң күңелле волонтерлар бергәләп Җиңүне якынайтырга ярдәм итә. Авыл волонтерлары кебек гади халыкның ярдәме җиңүгә ышаныч һәм көч бирә, алгы сызыктагы якташларыбызның гаиләләренең күңелен күтәрә,авырлыкларны бергәләп җиңәргә ярдәм итә.

Киңкүңелле авылдашлар берләшеп
Киңкүңелле авылдашлар берләшеп
Киңкүңелле авылдашлар берләшеп
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас