

“Без элеккеге татар гореф-гадәте – яңа туган сабый хөрмәтенә «бәби чәе» йоласын искә төшерергә булдык. Тәрбияләнүчебез гаиләсенең хәлләрен белешеп аралаштык, яугир якташыбызның көндәлек тормышы һәм көнкүреш мәсьәләләре турында сораштык. Һәм, әлбәттә, яңа туган сабый да киләчәктә безнең бакчабыз тәрбияләнүчесе булыр, дип ышанабыз. Шулай ук яугирнең гаиләсенә төркем тормышында актив катнашуларыннан тыш, балалар бакчасында уздырыла торган чаралардан да читтә калмаулары өчен рәхмәт белдерәсебез килә. Шулай ук «Непоседы» төркеменә юмарт иганәчелек ярдәмнәре өчен бик рәхмәтлебез. Махсус хәрби операциядә катнашучылар мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен үрнәк булып тора. Кыюлык, үҗәтлек һәм башкалар турында кайгырту кебек рухи кыйммәтләрне үстереп, без чын гражданнар формалаштыруга нигез салабыз. Аларның уллары ватанпәрвәр әтиләре үрнәгендә сәламәт һәм бәхетле балалар булып үссеннәр! Халкыбызда әйтелгәнчә: “Киләчәкне иң мөһименнән – үсеп килүче буынны тәрбияләүдән башлап булдырыгыз!” – ди махсус хәрби операциядәге якташларыбызга актив ярдәм күрсәтүче “Кояшкай” балалар бакчасы коллективы.