

Бу талант ияләре белән укучыларны таныштыру, очраштыру, аларның иҗатына карата кызыксыну уяту – туган тел һәм әдәбият укытучыларының төп максатларыннан берсе. Сөйкемле, ачык күңелле, бала җанлы, ватанпәрвәр якташыбыз – шагыйрә, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Люция Мәснәви кызы Әблиева да еш кына туган районында булып, укучылар белән очрашып тора. Ул бу очрашуларга бик җитди карап, аларны кызыклы, үтемле итеп үткәрү өчен бар көчен, күңелен салып әзерләнә. Аның белән узган һәр чара – үзенә башка, һәр кайсы – бер-берсен кабатламыйча, кызыклы һәм мавыктыргыч үтә. Шушы көннәрдә генә Чакмагыш гимназиясенең башлангыч мәктәбендә туган телләр укытучысы Зәбидә Ягъфәр кызы Сираева оештыруында узган чираттагы мондый чара да анда катнашучылар күңелендә җылы, якты тәэссоратлар калдырды. Люция Мәснәви кызы 1Г сыйныф укучылары (җитәкчеләре Алия Фәһим кызы Әхмәтҗанова) һәм аларның әти-әниләренә иң бәхетле – балачак гүзәллеген чагылдырган яңа шигырьләрен тәкъдим итте. Авторның һәр шигыре кечкенә спектакльгә әверелде. Балалар кызыклы уеннарга җәлеп ителеп, сәнгатьле итеп якташыбызның шигырьләрен сәхнәләштерде, иҗат дөньясына мавыктырылды. Алар зур теләк белән үзләренең артистлык, шигырь уку сәләтләрен сәхнәдә күрсәттеләр. Хәтта балаларның әниләре, нәнәйләре дә төрле уеннарда катнашып, вакытларын бик күңелле үткәрде. Үз чиратында укучылар да кунакны ватанпәрвәрлек, туган телгә мәхәббәт хисләре белән сугарылган чыгышлары белән сөендерде. Беренче сыйныф укучыларының Люция Мәснәви кызының шигырьләрен яттан сөйләве, шулай ук шигырь укучылар конкурсында җиңүче укучыларның чыгышлары, "Туган тел" җырын башкаруы – һәммәсенең дә күңеленә хуш килде һәм туган тел, туган җиребез өчен зур горурлык һәм сөю хисләрен арттырды. Күпкырлы талант иясе – Люция Әблиева да, һәрвакыттагыча, буш кул белән килмәгән иде. Ул башкорт лирик биюен бик оста башкарып, һәммәсен дә сыгылмалылыгы, нәзәкатьлеге белән сокландырды. Шулай ук якташыбыз балаларга татлы күчтәнәчләр таратты, мәктәпкә китапларын бүләк итте. Гимназия директорының фәнни-методик эшчәнлек буенча урынбасары Гүзәл Мәүлетҗан кызы Исламова якташыбызга матур очрашу өчен рәхмәт белдерде, укучыларга һәм аларның әти-әниләренә мөрәҗәгать итеп, туган телебезне онытмаска һәм сакларга чакырды. Чарада катнашучылар Люция Мәснәви кызы белән берлектә махсус хәрби операциядәге якташларыбызга ярдәм итү өчен бик күп өй күчтәнәчләре дә алып килгән иде. Алар арасында нәрсә генә юк: өй тукмачы, банкаларда консерваланган төрле эшләнмәләр, балаларның хатлары, рәсемнәре, язучының китаплары. Чараның кунагы һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы Алия Фәһим кызы Әхмәтҗанова тупланган бу әйберләрнең һәммәсен дә район үзәгендәге М.Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабына илтеп тапшырды. Алар, һичшиксез, яугирләрнең күңелен җылытып куандырыр һәм туган ягыбызның сагынычлы сәламе булып барып ирешер, дип ышанабыз.