ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Барысы да Жиңү өчен
12 декабрь 2025, 03:30

Патриотик әһәмиятле    чара

Ватан Герое көне чикләрендә Иске Бәшир авылы модельле китапханәсе каршындагы яу даны залында “Һәм бу барысы да алар турында!” дип аталган гражданлык дәресе узды.   

Патриотик әһәмиятле    чараПатриотик әһәмиятле    чара
Патриотик әһәмиятле    чара

Очрашу китапханәче тарафыннан геройларның патриотик әһәмияте, аларның Ватаныбыз тарихына керткән өлеше турында әңгәмәдән  башланып китте. Чара барышында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучыларының фотосурәтләре, бүләкләү кәгазьләре, Рәхмәт хатлары күрсәтелде. Китапханәче  якташларыбызның Бөек Ватан сугышында һәм башка хәрби конфликтларында катнашуларын чагылдырган документаль материалларга күзәтү үткәрде. Дәүләт бүләкләренә лаек булган геройларның батырлыкларына аерым игътибар бирелде. Биредә шулай ук укучылар арасында Ватан тарихы белемнәре буенча  сораштыру үткәрелде. Гражданлык дәресе барышында геройларның үсеп килүче буын арасында милли үзаң һәм ватанпәрвәрлек формалашуга ничек йогынты ясаулары,   Советлар Союзы Геройларының СССР һәм хәзерге Русия тарихы, безнең бүгенге һәм киләчәгебез өчен әһәмияте билгеләп үтелде. Китапханәче чарада катнашучыларны геройларыбыз истәлеген  хөрмәтләргә, үз илебез тарихына лаеклы карарга чакырды. Шулай ук Ватан Геройлары көне кысаларында Иске Бәшир авылында туган Советлар Союзы Герое Габдрахман Хәким улы Латыйповның музей-йортына бару да оештырылды. Йортның бизәлеше Геройның тормыш чорының үзенчәлекле рәвешендә сакланган һәм анда булучылар шул еллар мохитенә чума.          Китапханәче музей-йортка килүчеләрне геройның тормышының төп этаплары: балачагы, сугышка кадәрге эшчәнлеге, хәрби юлы белән таныштырды. Балалар Габдрахман Хәким улының нинди кеше һәм солдат булуы, нинди гаскәрләрдә һәм нинди фронтларда сугышуы турында зур игътибар белән тыңладылар. Аның составында сугышкан 32 нче артиллерия полкы штабы документларының фото-күчермәләрен, каһарман батырлыгы легендаларын, Латыйпов күмелгән совет солдатларының туганнар кабере схемаларын карадылар. Польшадагы 32 нче артиллерия полкының немец фашистларына каршы сугышкан урыны картасының фото-күчермәсен кызыксынып өйрәнделәр. Музей-йортка килүчеләрнең игътибарын Габдрахман Хәким улының туганнарына язган соңгы хатының фото-күчермәсе җәлеп итте. Экскурсия азагында бергәләп якташыбызга  характерның нинди сыйфатлары герой булырга ярдәм итүе турында фикер алыштык.   Мәрьям Смакова, Иске Бәшир модельле китапханәсенең әйдәүче китапханәчесе.

Патриотик әһәмиятле    чара
Патриотик әһәмиятле    чара
Патриотик әһәмиятле    чара
Патриотик әһәмиятле    чара
Патриотик әһәмиятле    чара
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас