Биредә укучылар һәм укытучылар махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләребез өчен маскировкалау челтәрләре үрәчәкләр. Чара Ирекмәннәр һәм Ватан геройлары көненә багышланган иде. Мәктәп директоры Самат Тимерхан улы Гыйльванов барысын да шушы истәлекле көн белән котлап, тыныч күк йөзе һәм ир-егетләребезнең тизрәк җиңү яулап туган йортларына кайтуларын теләде. Мәйданчыкны ачу тантанасында авыл биләмәсе башлыгы Гөлүсә Арнаутова, мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Шәйдуллин, яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт комитеты рәисе Регина Маликова, яшьләр үзәге директоры һәм Миңнегали Шәйморато исемендәге волонтерлар штабы җитәкчесе Лиана Хәбибуллина, район Советы депутаты, хакимият башлыгының махсус хәрби операция мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Айдар Насыйров, авыл старостасы, Иске Калмаш авылы волонтерлар штабы җитәкчесе Илфат Хаҗиев катнашты. Алар битараф булмаучы авылдашларга рәхмәт белдерделәр һәм Иске Калмаш урта мәктәбенең районда маскировкалау челтәрләрен үрү станогы ачыла торган беренче мәктәп булуын билгеләп үттеләр. Чарада “көмеш” волонтерларга аерым игътибар бирелде – аларның тәҗрибәсе һәм зирәклеге бәһалап бетергесез. Лиана Рифир кызы Хәбибуллина аларның актив гражданлык позициясен һәм ярдәм итәргә әзерлеген раслаучы рәсми волонтерлык таныклыклары тапшырды. Әлеге чарада шулай ук укытучылар, яшь шәйморатовчылар, мәктәп волонтерлары, яшь армиячеләр дә катнашты. Укучыларның чыгыш ясавы истәлекле вакыйгага күңел җылысы һәм ямь өстәде. Мәйданчыкның ачылуы – якташларыбызның бердәмлеге һәм ярдәм символына әверелде, һәркемнең уртак эшкә өлеш кертә алуын күрсәтте.