Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
25 декабрь 2025, 09:25

Бергәләшеп җиңү хакына

Махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтәүче ир-егетләребезнең балалары район башлыгының чыршы бәйрәмендә булдылар

Бергәләшеп җиңү хакына
Бергәләшеп җиңү хакына


 
            Район мәдәният йортында муниципаль район хакимияте башлыгы чыршы бәйрәме үткәрелде. Балалар өчен әлеге чара Яңа ел алдыннан зарыгып көтеп ала торган тантаналардан санала. Яңа ел – ул әкиятләр һәм могҗизалар чоры. Бу көннәрдә илебез мәнфәгатьләрен саклап, махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтәүче яугирләребезнең якыннарына, балаларына бәйрәм кәефе бүләк итү, аерым игътибар күрсәтү – аеруча  мөһим. Шул уңайдан  бирегә махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтәүче ир-егетләребезнең балалары, гаилә әгъзалары чакырылды.
         Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәммәсен дә җитеп килгән Яңа ел бәйрәме белән тәбрикләп, матур теләкләр җиткерде, бүләкләр таратты.
         – Бүгенге бәйрәм чарасында иң төп катнашучылар ул – сез. Сез барыгыз да шундый шат, купшы, чөнки Яңа ел – елның иң төп бәйрәме. Сезгә ныклы  сәламәтлек,  укуыгызда уңышлар телим, әти-әниләрегезне тыңлагыз, яраткан шөгыльләрегез –  спорт, сәнгать  белән шөгыльләнегез. Яңа ел – ул тылсым һәм могҗизалар бәйрәме. Яңа ел белән сезне! Яңа бәхет белән!  Илебезгә иминлек, тыныч күк йөзе телим, – диде Реканс Фәнил улы, бәйрәм белән котлап.

         Артабан чара Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре тарафынна әзерләнгән матур Яңа ел тамашасы белән дәвам итте. Бәйрәмдә катнашучыларга Кыш бабай, Карсылу һәм башка төрле  әкият геройлары катнашлыгында “Яңа ел капчыгы маҗаралары” дип исемләнгән чагу бәйрәм тамашасы тәкъдим ителде.  Балалар әкияти  спектакль карап, үзләрен Яңа ел могҗизасында тап булгандай хис итте, онытылмаслык, бай тәэссоратлар алды һәм  әкият персонажлары белән истәлеккә фотосүрәткә төштеләр.
 
 Илсөяр Гайсина.

Бергәләшеп җиңү хакына
Бергәләшеп җиңү хакына
Бергәләшеп җиңү хакына
Бергәләшеп җиңү хакына
Автор: Илсөяр Гайсина
Читайте нас