-14 °С
Болытлы
Райондашлар яугирләрне дә, аларның якыннарын да онытмый, бу сыналышлы чорда кулларыннан килгән кадәр ярдәм итәргә омтыла. Район үзәгендә дә, авыл җирлекләрендә дә якыннары яуда булган якташларның йортларында булып, хәлләрен беләләр, бәйрәмнәр алдыннан котлау-тәбрикләүләр җиткерәләр. Иске Сөрмәт авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре дә даими рәвештә яугирләрнең якыннары янында булып, ярдәм итәргә тырышалар. Якынлашып килүче Яңа ел алдыннан да якташлары Сөләймановлар, Бадыйковлар, Муллаяновлар гаиләләрендә булып, аларны бәйрәм белән тәбрикләделәр, сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм якыннарының имин-сау булып, туган якларына мөмкин кадәр тизрәк әйләнеп кайтуларын теләп, бүләкләр тапшырдылар.