Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
16 гыйнвар , 09:00

МХО яугирләренә ярдәм итү – мөһим бурычларның берсе

Районыбызда махсус хәрби операциядә катнашучы алгы сызыктагы яугирләргә ярдәм итү – өстенлекле бурычлардан санала.

МХО яугирләренә ярдәм итү – мөһим бурычларның берсе
МХО яугирләренә ярдәм итү – мөһим бурычларның берсе

 Тиздән якташларыбыз өчен 34нче гуманитар олау  формалаштырыла башлаячак. Илебез мәнфәгатьләрен яклаучы ир-егетләрнең гаризалары буенча эшләү дәвам итә һәм  алар белән   бәйләнешләр  өзелми. Муниципаль район хакимиятенең кече утырышлар залында узган М. Шәйморатов исемендәге Волонтерлар штабының утырышында махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның  һәм аларның гаилә әгъзаларының сораулары, шәхси үтенечләре  каралды, оештыру моментлары  тикшерелде. “Предприятие-оешмалар, авыл биләмәләре, битараф булмаган райондашларыбыз белән бергә  без яңадан бердәмлегебезне күрсәтербез һәм ир-егетләргә ярдәм итәрбез, дип ышанам. Безнең һәр тыныч көнебез артында илне саклаучыларның көче, батырлыгы һәм кыюлыгы тора”, – дип ассызыклады муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев.

МХО яугирләренә ярдәм итү – мөһим бурычларның берсе
МХО яугирләренә ярдәм итү – мөһим бурычларның берсе
МХО яугирләренә ярдәм итү – мөһим бурычларның берсе
Автор: Илсөяр Гайсина
Читайте нас