Штаб Иске Бәшир авылы мәдәният йортында эшли һәм махсус хәрби операция зонасындагы яугирләребезгә кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә әзер булган барлык битараф булмаган авыл кешеләрен берләштерә. Безнең волонтерлар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүне: продукция, беренчел кирәк-яраклар һәм саклану өчен билгеләнгән төрле чаралар белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Әйтик, шушы көннәрдә безнең волонтерлар БПЛА-камикадзедан саклану өчен баудан "Антидрон пәрдәләр" үрүне оештырдылар. "Антидрон пәрдәләр" шәхси составны, хәрби техниканы һәм хәрби складларны сакларга ярдәм итәчәк. Шулай ук алар ярдәмендә чик буе районнарында азкатлы корылмаларны һәм зур булмаган объектларны яклау тәэмин ителә. Пәрдәләрнең асылы шундый: дошман дроннары махсус әйләнгечләре (лопастьлары) белән бауларга буталып, идарәлекне югалталар. Махсус хәрби операциядә катнашучылар "Антидрон пәрдәләрнең" периметрны саклау нәтиҗәлелеге, системаның һәм үлчәмнең модульлелеге, күләм һәм авырлыкның минималь булуы кебек уңай якларын билгелиләр. "Пәрдәләр" дрон камераларында күренми, ирекле үтүгә комачауламый, тиз һәм гади эшләнә һәм ремонтка җиңел бирелә. Бәшир авыл биләмәсе волонтерлары сатып алган материалдан 14 комплект "антидрон пәрдә" әзерләделәр һәм төреп куйдылар. Шулай ук төргәкләргә саклагыч эшләнмәне урнаштыру һәм эксплуатацияләү инструкцияләре дә салынды. Изге күңелле авылдашларыбыз ярдәмебезнең ир-егетләребез өчен бик мөһим булуына ышаныч белдерделәр. Волонтерлар штабының эшчәнлеге безнекеләрнең күптән көтелгән җиңүенә кадәр дәвам итәчәк. Без якташларыбызның исән-сау һәм җиңү белән кайтуларын көтәбез!