Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
21 гыйнвар , 09:00

Яугирләргә күрсәткән ярдәмебез өчен

Хөрмәтле райондашларыбыз, кадерле әти-әниләр! Сезнең белән сөнечле хәбәр белән уртаклашырга телибез.

Яугирләргә күрсәткән ярдәмебез өчен
Яугирләргә күрсәткән ярдәмебез өчен

 Безнең балалар бакчасының ватандашларыбызга – махсус  хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә керткән өлеше югары бәһаланды. Без күрсәткән гуманитар ярдәм, битараф булмаган мөнәсәбәт һәм тынычлык эшчәнлегенә бәһаләп бетергесез өлеш кертүебез өчен 29596нчы хәрби часть командованиесе һәм шәхси составы ялан почтасыннан Рәхмәт хаты белән бүләкләндек.   Үз чиратыбызда без дә  башлангычларыбызда хуплап, һәрчак актив ярдәм күрсәтүләре өчен әти-әниләргә зур рәхмәт  белдерәбез. Без бергәләп балаларыбыз күңеленә әхлакый-патриотик тәрбия чаткылары салабыз, Ватаныбызның булачак патриотларын үстерәбез һәм бу гаилә белән балалар бакчасының үзара хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә генә мөмкин. Шулай ук барлык хезмәткәрләребезгә дә актив тормыш һәм гражданлык позицияләре, үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләүгә керткән шәхси өлешләре өчен рәхмәт белдерәбез. Без бергәләп лаеклы үсеп килүче буын тәрбиялибез.

 

 

 

Яугирләргә күрсәткән ярдәмебез өчен
Яугирләргә күрсәткән ярдәмебез өчен
Автор: Гөлшат Латыйпова, 6нчы “Кояшкай” балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе.
Читайте нас