Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
22 гыйнвар , 15:40

Алгы сызыкка – “Сәламәтлек кашыклары”

Бердәмлек, мәрхәмәтлелек авырлыклар килгәндә сынала. Районыбыз халкы да берләшеп, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга төрле яклап ярдәм күрсәтүен дәвам итә. Мәктәп укучылары, укытучылар да махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләребезне онытмый.

Алгы сызыкка – “Сәламәтлек кашыклары”
Алгы сызыкка – “Сәламәтлек кашыклары”

 

         Чакмагыш  гимназиясендә укучылар, укытучылар  бергәләшеп алгы сызыктагы геройларыбыз өчен «Сәламәтлек кашыклары» ясадылар. Һәр кашыкта – табигый бал, хуш исле чәй һәм Башкортстаныбызның шифалы үләннәре. Иң мөһиме, һәр кашыкта балаларның   "Сәламәтлек!", "Без сезне көтәбез!", "Җиңү безнең кулда булачак!» кебек төрле язулары да бар.

         “Безнең бу кечкенә бүләкләребез  яугир якташларыбызның күңелен җылытыр һәм  көч бирер. Безнең якты киләчәгебезне кайгыртучы һәм җиңүгә ышаныч  бирүче яугирләргә  бик рәхмәтлебез!” – дигән фикердә алар.

Алгы сызыкка – “Сәламәтлек кашыклары”
Алгы сызыкка – “Сәламәтлек кашыклары”
Алгы сызыкка – “Сәламәтлек кашыклары”
Автор: Илсөяр Гайсина
Читайте нас