Авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга булышлык иткән, теге яки бу авылда яшәүчеләр тәү чиратта хәл итәргә кирәк дип билгеләгән проблеманы чишү һәм үзләре үк тормышка ашыруда катнашуны тәэмин иткән әлеге программада районның барлык биләмәләре дә һәр ел актив катнаша. Тайняш авыл биләмәсендә дә аның ярдәмендә байтак социаль объектлар төзекләндерелде. Файдалы һәм отышлы юл белән дәүләт ярдәменә ирешү мөмкинлеге бирүче бу уңайлы программа агымдагы елда да гамәлдә булачагын ишетү белән үк тайняшлылар аннан теләп файдалану максатында эшчәнлек җәелдерделәр.
Шушы көннәрдә Тайняшта Җирле инициативаларны хуплау программасы чикләрендә чираттагы мөһим чара үтте – битараф булмаган авылдашлар яугирләр өчен маскировкалау челтәрләре әзерләде. Махсус хәрби операция зонасында маскировкалау челтәрләре мөһим роль уйный. Алар хәрби техниканы, окопларны һәм блиндажларны дошман күзәтчелегеннән яшерү өчен файдаланыла. Районыбызда бу җәһәттән эшчәнлек активлык белән бара. Бу изге эштән Тайняш авылы халкы да читтә калмый. Алар бу бурычның әһәмиятен аңлап һәм илебез мәнфәгатьләрен яклаучы яугир якташларыбызга ярдәм итү теләге белән көн саен диярлек шундый челтәрләр әзерләү эшендә даими катнаша.
– Маскировкалау челтәрләре алгы сызыктагы якташларыбыз өчен бик кирәк, чөнки алар безнең яугирләребезнең гомерләрен саклап калырга ярдәм итә. Шуны яхшы аңлап, бу эштән читтә калып булмый. Иң мөһиме – яугир якташларыбыз исән-сау туган якларына тизрәк әйләнеп кайтсын. Барыбыз да бергә берләшеп кенә без ышанычлы тыл булдыра алабыз! – дип сөйли безгә изге күңелле райондашларыбыз.