-14 °С
Болытлы
Чакмагыш гимназиясе коллективы да бу изге эштә янә битараф калмыйча, автоном җылыткыч сатып алды. Аны гимназия директоры Айгөл Әнвәр кызы Әхмәтҗанова волонтерлар штабына тапшырды. Моннан тыш, укучылар директорның тәрбия буенча киңәшчеләре һәм хезмәт укытучысы М.М. Кәримова белән бергә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен Башкортстанның табигый байлыкларын һәм балаларның ихласлыгын берләштерүче махсус бүләк – «Сәламәтлек кашыклары» әзерләделәр. Бу бүләк шулай ук волонтерлар штабына тапшырылды. “Гуманитар ярдәм җыюда катнашучыларның барысына да чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Сезнең ярдәм бик мөһим һәм кыйммәтле!” – диләр әлеге изге эштә катнашучылар.