-14 °С
Болытлы
Шушы көннәрдә Яңа Калмаш авылы клубы каршындагы "Әхирәтләр" клубы әгъзалары да авыл клубына җыелып, күмәкләшеп токмач кистеләр. Ярымфабрикат өчен кирәк булганның барысын да хуҗабикәләр өйләреннән алып килделәр. Бергәләшеп әзерләнгән тәмле өй ризыгы гуманитар ярдәм белән бергә махсус хәрби операция зонасына җибәреләчәк. “Барыбызның да теләге бер генә: тизрәк тынычлык хакимлек итсен һәм анда булган һәркемнең якыннары, газизләре тизрәк исән-сау өйләренә җиңү белән кайтсыннар иде!” – дигән теләкләрен җиткерә оста куллы, изге күңелле апа-кызлар.