Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк изге күңелле, мәрхәмәтле райондашларыбыз хәрбиләргә ярдәм итү өчен берләште һәм миһербанлы икәнлекләрен тагын бер кабат расладылар. Алар тарафыннан якташларыбызга күп тапкырлар гуманитар ярдәм җибәрелде. Бу эш бүген дә туктатылмады һәм актив рәвештә дәвам итә.
Шушы көннәрдә Чакмагыштан гуманитар ярдәмнең чираттагы партиясе озатылды. Җыелган әйберләрнең барысы да махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга илтеп тапшырылачак. Илебез мәнфәгатьләре хәл ителгән әлеге операциягә битараф булмаган төрле яшьләрдәге райондашларыбыз, районыбыз оешма-учреждениеләре вәкилләре, шәхси эшкуарлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре ярдәм күрсәтү теләген белдереп, бу изге эштә актив катнаша. Алар өчен кыска гына вакыт эчендә төрле транспорт чаралары, генераторлар, аккумуляторлар, дроннарны ачыклагыч, автоном җылыткычлар, рациялар, рабица сеткалары, маскировкалау челтәрләре, азык-төлек, шул исәптән ит, җылы бияләй-оекбашлар, көнкүреш химиясе һәм шәхси гигиена чаралары, шулай ук башка кирәк-ярак әзерләп җибәрелде. Шулай ук ул балалар куллары белән язылган хатлар, бүләкләрне дә хәрбиләребез шатланып кабул итәрләр, дип уйлыйбыз. “Игенче” район гәзитенең хәрбиләргә багышланган махсус чыгарылышлары да фронтка җибәрелде. Алар тиз арада туган яклардан килгән җылы хәбәрләрне, сәламнәрне яратып укырлар, дип ышанабыз. Кыскасы, туган яктан килгән һәр ярдәм, һәр җылы сүз егетләрне җиңүгә өнди, рухларын күтәрә.
Әлеге мәлдә өйләреннән еракта булган ир-егетләргә безнең ярдәмебез бик кирәк. Районыбыз халкы һәрвакыт киң күңеллелеге, олы йөрәкле булуы белән аерылып тора һәм әлеге җиңел булмаган вакытта битараф калмыйча, хәрбиләргә кулыннан килгән ярдәмне сузарга ашыкты. Туган яктан килгән сагынычлы сәламнәр, күчтәнәчләр тынычлык өчен көрәшүче якташларыбызга күңел җылысы булып барып ирешер һ