Якташыбыз мәктәпне тәмамлаганан соң Түбән Новогород шәһәрендә фельдшер һөнәрен үзләштерә. Туган районына кайтып, дүрт ел хезмәт салганнан соң ерак Себер якларында “ГазПром” җәмгыятендә эшли.
Махсус хәрби операция башлану белән ул озак уйлап та тормый: “Әни, мин махсус хәрби операциягә барырга дигән карарга килдем. Ул минем шәхси теләгем нәтиҗәсе, син миңа аны тормышка ашырганда ярдәм итәрсең дип ышанам”, – ди. Шулай диде дә, Русиянең Оборона министрлыгы белән контракт төзешеп, китте дә. Аңламый да калдым. Миңнегали Шәйморатов исемендәге башкорт батальоны взводы составында дүртенче көнендә үк штурмга керттеләр. Балакаем 25 көнгә хәбәрсез югалды. Ничек өзгәләнгәнемне белсәгез. Ходай саклады, улым элемтәгә чыгып, каты яралануы турында хәбәр итте. Өч ай госпитальдә дәваланганнан соң, яңадан китте. Бу юлы икенче батальонда, исемен хәтерләмим”, – дип сөйләде безгә И.ханым.
Язып үткәнемчә, Денис беренче айларны фельдшер була. Каушап-югалып калмыйча, тиз арада дөрес һәм беренче ярдәм күрсәткән якташыбыз бераздан медицина взводына җитәкчелек итә башлый. Физик яктан чыныккан булуы – зур ярдәм. Чөнки авыр хәрби кием, медик сумкасын күтәрүдән тыш, яралыны да ташырга туры килә.
Денис бик тиз командирлары һәм хәрби дуслары алдында абруй казана. Гади фельдшердан башлап, ул ярты ел дәвамында штурмовик булып хезмәт итә. Штурмнар вакытында яралана, янына гына дрон шартлаткыч ташлап китә. Аннары пилотсыз системалар белән идарә итүгә укып, бүгенге көндә БПЛА белән идарә итү операторы ролен башкара. Заманча кораллы конфликтларда уңыш күп очракта пилотсыз системалар белән идарә итүнең нәтиҗәлелеге белән билгеләнә шул. Хәзер Денис үзе дронга идарә итеп, һавага күтәрә. “Бу безнең яугирләрне югалтуларны күпкә кәметте. Очкыч ярдәмендә яралының кайда икәнен белән алабыз” – ди ул.
“Тирән җир астында икәүләп утыралар. Механиклары берничә чакрым ераклыкта. Кайвакыт, ашауларын да оныталар”, – дип сөйли И. ханым бүгенге көндә иң авыр пилотсыз аппарт белән идарә итүче улы турында.
Әнисе И. ныклы рухлы тәрбия биргән Дениска. “Август аенда гына 15 көнгә ялга кайткан иде. Командирлары шалтырату белән: “Әни, мин киттем инде”, – дип унынчы көнендә китәргә ашкынды.
Анда барып эләккәч, тормышка бөтенләй башка күзлектән карый башлыйсыңдыр ул. Денис белән дә шулай булган. “Гомер озын бит ул, барысын да өлгерермән әле, әни. Бүген мин монда кирәгрәк”, – ди ул. Нык холыклы, үз сүзен үти торган егет икәне күренеп тора. Улым исә сөйләшкән вакытта: „Әни, барысы да әйбәт, бар да яхшы, кайгырма“, – дип кенә тора», – ди әңгәмәдәшем.
Әйе, ана кеше көяләнми булдыра алмый. Җитмәсә, якташ егетләребезнең яу яланнарында гомерләрен дә бирү куркынычы бар. “Улым, гомер көземдә сине югалтсам, шушы диванымда юксынып утрырмын бит”, – димен. “Язмыштан узмыш юк, әни, димәк, шулай язган. Әгәр дә мәгәр мине югалтсаң, озатканда курай моңнары яңгырасын”, – дип җавап бирде...
Денисның батырлык өлгеләре өчен дистәләгән наградалары бар. Ул алар турында сөйләргә яратмый. Тыйнак һәм сабыр холыклы егеткә туган якларына исән-имин әйләнеп кайтуын телик.
Контрак төзү өчен яшәү урыны буенча хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итәргә яисә контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (Уфа, Революцион ур., 156);
“Дәүләт хезмәтләре” порталында гариза калдырырга була. Паспорт, хәрби билет (булган очракта), никах һәм бала туу турында таныклык (булган очракта), белем турында документлар кирәк. Контракт хезмәтенә бәйле мәсьәләләр буенча кайнар линия номеры – 122.