Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
20 февраль , 14:43

Җиңү фронтта гына түгел, бүген тылда да яулана

Җиңү фронтта гына түгел, бүген тылда да яулана , дигән сүзләр тирән мәгънәгә ия.

Җиңү фронтта гына түгел, бүген тылда да яулана
Җиңү фронтта гына түгел, бүген тылда да яулана

Районыбызның кайсы тармак вәкилен алсаң да, һәркайсы Җиңү өчен үз көчен салырга тырыша. Илебез җиңел булмаган чор кичергәдә районыбыз халкы бердәмләшеп, үз өлешен кертергә ашыга. Кемнең кулыннан ничек килә, шулай ярдәм итәләр. Бу юнәлештә мин бигрәк тә Юмаш күпфункцияле авыл  клубы хезмәткәрләрен телгә аласым килә. Алар махсус хәрби операциядә илебез мәнфәгатьләрен яклаучы яугирләргә ярдәм итү максатыннан  хәйрия концертлары оештырып йори. Күптән түгел Шаран районының Яңа Юмаш авылы мәдәният йортында Юмаш СМФК иҗат коллективлары тарафыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә багышланган "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз" дигән җылы хәйрия концерты узды. Тамашачылар күңелгә хуш килгән җырларны, дәртле биюләрне яратып карады. Зал тулы иде –  изге күңелле халкыбыз  теләктәшлек һәм рәхмәт белдерү өчен бөтен гаиләләре белән килгәннәр. Беренче аккордлардан алып финалга кадәр көчле алкышлар яңгырады. Бигрәк тә күңелгә үтеп керерлек номерларны тамашачылар аягүрә басып тыңлады.  Җыелган акчаларның барысы да МХО да катнашучыларга  ярдәмгә юнәлдерелде. Аерым алганда, "Сеспел" чуаш халык фольклор коллективы  (җитәкчесе Вера Фомина), "Вдохновение" бию коллективые (Әдилә Садыйкова), солистларның һәркайсы чын күңелдән үз өлешен кертергә теләде. "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз" –  бу гади сүзләр генә түгел. Бу юмашларның уртак девизына әйләнде. Шаран районы Дүртөйле авылы  мәдәният йортында юмашлылар әзерләгән шушындый ук концерт булды.  Программада патриотик һәм лирик җырлар яңгырады, матур бию номерлары тәкъдим ителде. Дүртөйле авыл биләмәсе хакимияте  башлыгы Ләйсән Һибәтова матур чыгыш ясады, артистларга битараф булмаганнары, игелекле йөрәкләре һәм уртак эшкә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде. “Без үзебезнең сакчыларга – алгы сызыкта торучыларга һәм оборона линиясен тотучыларга көчебездән килгәнчә ярдәм күрсәтүне дәвам итәбез. Соңгы айда без хәрби хәрәкәтләр зонасына җибәрергә әзер булган 5 маскировка челтәре үрдек.  Безнең ярдәмебез моның белән генә чикләнми. Маскировка челтәрләрен әзерләү белән параллель рәвештә без алгы сызыкта мохтаҗларга гуманитар ярдәм җыюны һәм җибәрүне дәвам итәбез. Моннан тыш, без игътибар җәлеп итү, акча җыю, ә иң мөһиме — хәрбиләрнең дә, халыкның да рухын күтәрү өчен хәйрия концертлары оештырып үткәрдек. Бу чаралар ихтыяр көче, бердәмлек һәм ватанпәрвәрлекнең чын бәйләнеш ноктасына әверелде. Үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт белдерәбез. Без бергә – көч!” – ди Рәмилә Харис кызы Сәлимгәрәева. Районыбыздан киткән соңгы гуманитар йөк белән юмашлылар биш маскировка челтәре озатты. Моннан тыш, хәйрия концертларыннан җыелган 35 мең сумга генератор, кабельләр һәм башка кирәк-яраклар алынды. “Барысы да – Җиңү өчен!” – шушы девиз астында районыбызның битараф булмаган халкы тылда армый-талмый, ал-ял белми хезмәт сала.

Җиңү фронтта гына түгел, бүген тылда да яулана
Җиңү фронтта гына түгел, бүген тылда да яулана
Җиңү фронтта гына түгел, бүген тылда да яулана
Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас