ИГЕНЧЕ
+10 °С
Ачык
Барысы да Жиңү өчен
10 сентябрь , 10:24

БПЛА операторы булу өчен

Башкортстанның ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемендәге пилотсыз системалар батальонында дроннар операторларын хәрби шартларга ныклап әзерләү бара.

БПЛА операторы булу өченБПЛА операторы булу өчен
БПЛА операторы булу өчен

 Муса Гәрәев исемендәге батальонда БПЛА операторларын әзерләү – ул ныклы сыналган система. Монда һәр этап чын хәрби шартларга мөмкин кадәр якынайтылган. “Стив” позывнойлы инструктор сөйләвенчә, өйрәнү күнекмәләре симуляторларда эшләүдән башланып, чын очышларны үз эченә алган берничә этаптан тора. Булачак хәрбиләр дроннарны җыю, сервоприводлар белән эшләү, җиһазларны көйләү күнекмәләрен үзләштерә һәм ныгыта. Башлангыч этапның төп элементы – симулятор, дип аңлата взвод командиры, “Сова” по зывнойлы яугир. Бу җиһаз чын аппаратка идарә итүне һәм аның аэродинамикасын кабатлый. Курсантлар әлеге тренажерда очып китү, дронны һавада тигезләү һәм кыеш хәлдә идарә итү күнекмәләрен ныгыта. Шушы зачетны уңышлы тапшырганнансоң гына хәрби һавадагы чын дронга идарә итү хокукына ия була. Сынауның практик өлеше очып китү, объектның тирә-ягындагы объектив контроль һәм җиргә җайлап килеп утыру өлешләрен үз эченә ала. Кайбер чакта аңа пике элементлары да өстәлә. Командирлар билгеләвенчә, яшь буын вәкилләре еш кына инде бу сынауларны тапшырырга әзер булып килә. Мәсәлән, “Бачо” позывнойлы 21 яшьлек яугир балачакта компьютер уеннарын уйнаганда ук дроннарга идарә итәргә өйрәнүе турын да әйтә. Аның “Тигр” позывнойлы якташы исә элекке эшендә шушы өлкәдәге тәҗрибәгә ия булуы һәм хәзер инде шушы белемен БПЛА батальонында кулланырга карар итүе турында әйтә. “Стив” позывнойлы инструктор технологик үсешнең мөһимлеген ассызыклап, пилотсыз очкычлар “кече артиллерия”га әйләнүен билгели. Ул хакы 50 мең сумга якын булган дрон дошманның хакы миллион сумнар белән исәпләнгән техника сын тар-мар итәргә сәләтле, дип сөйли. Батальонда РЭБ йогын тысына бирешми торган опто волокно актив кулланыла, ди “Стив”. Ә без исә гәзит укучыларының исенә төшерәбез: төбәк Башлыгы Радий Хәбиров Муса Гәрәев исемендәге пилотсыз очкычлар системасы батальонын формалаштыруны шәхсән кураторлыгына алды. Яңа подразделениегә язылырга теләүчеләр Уфа шәһәре, Октябрь революциясе урамы, 3нче йорт адресы буенча яки район үзәгенең Ленин урамындагы 51нче санлы бинада урнашкан хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итеп, мәгълүматлар белә ала. Сайлап алу һәм хезмәт шартлары турын да тулырак батальон штабында +7 9959486541 телефоны буенча 9дан 18 сәгатькәчә шалтыратып белергә мөмкин.

Автор:
Читайте нас