

“Атайсал” проектының бишьеллык йомгаклары шундый, әмма иң мөһиме – ул кешеләр язмышлары, туган җир, йөрәк җылысы салынган төп нигез.
Бу хакта 11 сентябрьдә узган бишенче, юбилейлы “Ватан көче – сила Отечества” республика форумының пленар утырышында республика Башлыгы Радий Хәбиров сөйләде.
«Ватан көче» V Юбилей Республика форумының пленар утырышы Уфаның «Торатау» Конгресс – холлында узды. Анда 2021 елда төбәк җитәкчесе инициативасы белән башланган «Атайсал» проектын тормышка ашыру барышы турында фикер алыштылар.
Әлеге масштаблы чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев җитәкчелегендә районыбыз делегациясе дә катнашты.
Чакмагышлылар “Атайсал” проектнына беренчеләрдән кушылды һәм әле дә аны тормышка ашыру буенча беренчеләр рәтендә. Районда һәм аннан читтә битараф булмаган бик күп якташлар яши – бердәм көч белән 100 млн сумлык 460 проект тормышка ашырылган. Мәчетләр төзелде, чишмәләр һәм җәмәгать территорияләре төзекләндерелде, мәктәпләр һәм мәдәният йортларына ярдәм ителде, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Проектта беренче ел гына катнашмаган, мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм иткән, МХО яугирләренә ярдәм кулы сузган якташларыбызны бүләкләү аеруча күңелле булды.
Форумның программасы бай булды, безнең делегатлар төрле мәйданчыкларда, күргәзмәләрдә катнаштылар.
Башкортстан Башлыгы Грантлары фонды ярдәмендә оештырылган зур вакыйга меңнән артык кешене – меценатларны, волонтерларны, махсус хәрби операция геройларын, илнең төрле төбәкләреннән килгән якташларны берләштерде. Форум программасына пленар дискуссияләр, декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәләре, милли костюм көне уңаеннан этнокүрсәтү, ачык лекцияләр һәм түгәрәк өстәлләр кертелгән иде. Эш сигез тематик мәйданчыкта оештырылды. Катнашучылар якташлык җәмгыятьләрен ныгыту, свода катнашучыларга ярдәм итү, мәдәни кодны һәм туган телне саклау, шулай ук җирле инициативаларны һәм яшьләр потенциалын үстерү турында фикер алыштылар. Дискуссияләрнең төп темасы: республиканың киләчәге өчен җәмгыятьне берләштерүгә барып тоташты.
Пленар утырыш башланыр алдыннан Конгресс-холл фойесында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Атайсал»проекты кысаларында тормышка ашырылган инициативаларны тәкъдим иткән күргәзмәне карап чыкты.
“Бу проект иң якты проектларның берсе. Монда олы йөрәкле кешеләр җыелган. Бу без ирешергә һәм эшләргә теләгән иң мөһим нәрсәдер, мөгаен. Һәр кеше шәхси тормышының уңышлы, матди яктан тәэмин ителгән булуын, аерым бер уңышка ирешүен телидер. Әмма тагын бик-бик мөһим, без бик сирәк сөйләгән, матди булмаган, ләкин шул ук вакытта һәр кешегә кирәк булган нәрсә бар, ул – танылу. Бу якташларыбыз тарафыннан танылу, алардан хөрмәт-ихтирам сүзләре, якташларыбыздан ярдәм. Бу бик мөһим.
Безнең һәрберебез, бүген бу залда, президиумда утыручы һәркайсыбыз – нәкъ менә: “Әтиләренең яки бабаларының, әниләренең яки картәниләренең фамилияләрен әйткәндә балаларыма, оныкларыма оят булмаслык итеп яшәргә тиешмен”, - дигән кешеләр. Бу проект реаль, чыннан да тотып карардай эшләр, кешеләргә ярдәм итә торган эшләр турында”, – дип билгеләде Радий Хәбиров.
Төбәк Башлыгы ассызыклавынча, безнең җәмгыять ныгыды һәм махсус хәрби операция тирәсендә тупланды.
“Бер-беребезгә мондый мөнәсәбәтне, ир-егетләребез, республикабыз, илебезгә ярдәм өчен берләшүне без күптән кичергәнебез юк иде. Һәм хәзер без бер-беребезгә бер ил гражданнары, бер республика, бер авыл, бер шәһәр кешеләре буларак хөрмәт, ярату һәм аңлау белән карыйбыз.
Зурмы, кечкенәме авылда хезмәт ветераннарыбыз берләшеп, фронт өчен булдыра алганның барысын да эшли. Оекбашлармы ул, ниндидер киемме, җылы шәмнәрме – болар барысы да безнең егетләргә кирәкле һәм аларның хезмәтен бераз җиңеләйтә торган нәрсәләр.
Безнең тормышыбызның, эшчәнлегебезнең төп девизы хәзер “Барысы да җиңү өчен". Кешеләр өчен яугирләр – махсус хәрби операциядә катнашучылардан башка мөһимрәк нәрсә юк. Алар илебезне яклый, ә без аларга ярдәм итәргә тиеш. Һәм бу чыннан да гадел", – диде Радий Хәбиров.