ИГЕНЧЕ
+8 °С
Дождь
Барысы да Жиңү өчен
1 Октября , 06:50

Шәхси эшкуарлык эшчәнлеген тормышка ашыруда ярдәм күрсәтеп

 Район буенча Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә аз керемле  һәм эшсез буларак исәптә торучы гражданнар тәкъдим иткән бизнес-планнарны карау буенча комиссия утырышы булды. Шәхси эшкуарлык эшчәнлеген тормышка ашыруга социаль контракт нигезендә адреслы социаль ярдәм бүлеп бирү һәм үз эшеңне башлап җибәрүгә бер мәртәбә бирелә торган финанс ярдәме алу мәсьәләләре каралды.       

title
Шәхси эшкуарлык эшчәнлеген тормышка ашыруда ярдәм күрсәтепШәхси эшкуарлык эшчәнлеген тормышка ашыруда ярдәм күрсәтеп
Шәхси эшкуарлык эшчәнлеген тормышка ашыруда ярдәм күрсәтеп

         Утырышта икътисадый эшчәнлек төрләре буенча 4 бизнес-план каралды:  1. Шиномонтаж буенча хезмәтләр күрсәтү;  2. Сөтле эре мөгезле терлекләр үрчетү, чи сөт җитештерү; 3. Мобиль шиномонтаж; 4. Үсемлекчелек өлкәсендә хезмәтләр күрсәтү. Трактор хезмәте күрсәтү.        

  Комиссия районның социаль-икътисадый үсеше өчен сайланган эшчәнлек төренең әһәмияте, актуальлеге буенча тәкъдим ителгән бизнес–планнарга бәһа бирде. Катнашучылар арасында махсус хәрби операция ветераны да бар иде. Ул комиссиягә Чакмагыш авылында шиномонтаж ачу буенча үзенең проектын тәкъдим итте. Тәкъдим ителгән проектлар авыл җирлеге өчен көнүзәк һәм алга таба үсеш өчен мөмкинлекләргә ия.

Шәхси эшкуарлык эшчәнлеген тормышка ашыруда ярдәм күрсәтеп
Шәхси эшкуарлык эшчәнлеген тормышка ашыруда ярдәм күрсәтеп
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас