

Нәкъ менә аның ярдәмендә хәрбиләр өчен чираттагы гуманитар ярдәм җибәрү оештырылды. Тайняш, Әхмәт, Иске Балак, Каран авылларында яшәүчеләр, яугирләрнең теләкләрен исәпкә алып, бөтен кирәкле әйберләрне әзерләделәр. Посылкага дүрт маскировкалау челтәре, дүрт комплект термокием, ике бензопила, ике шуруповерт, ике газ плиткасы, бал, эш перчаткалары, дымлы салфеткалар, газ баллоннары, төзелеш өчен кадаклар һәм саморезлар, шулай ук ялан шартларында аеруча кирәк булган башка предметлар кертелде. “Җиңү өчен үрәбез” («Плетем за победу») волонтерлык үзәге ике маскировкалау челтәре, термокием, коры аш, өй токмачы, чәй пакетиклары һәм саклагычлар җибәргән. Айнур Фәтхелбаянов белән Гөлнара Галимова бал тапшырдылар. Бу бүләкләрнең һәркайсы артында волонтерлар, битараф булмаган җирле халык һәм кирәкле әйберләрне җыю һәм илтеп җиткерү белән шөгыльләнүчеләр хезмәте тора. Ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт белдерәбез. Хәрбиләргә җиңү белән тизрәк туган якларына кайтуларын телибез.
Озакка сузылмаган ялдан соң якташыбыз да яңадан хәрби иптәшләренә кушылды. Аңа ныклы сәламәтлек һәм уңышлар телибез. Бөтен авыл халкы аны һәм барлык яклаучыларыбызны җиңү белән дулкынланып көтә!