Гаилә хезмәте психологы көзге хандраны ничек җиңеп чыгуның гади, ләкин бик нәтиҗәле ысуллары белән уртаклашты. Ышаныч һәм ярдәм мохите – салкын көннәрдә кирәкле нәрсәләр. Ә аннары барысы да «Көзге роза» осталык дәресендә катнаштылар. Гади материаллардан, ләкин күңел белән, һәр кунак үзенең көзге чәчәк бәйләмен булдырды. Чарада катнашучылар кулларына чәчәкләр тотып һәм йөзләрендә елмаю белән таралыштылар – яхшы кәеф нәкъ менә шундый булырга тиеш тә. “Беирнигә карамастан чәчәк атыгыз, яратыгыз һәм шатланыгыз”, – дигән ихлас теләкләр яңгырады анда катнашучылар тарафына чара ахырында.