

Алгы сызыкта ул 2024 елдан бирле. Ул «Башкортстан» мотоукчылар полкының радиоэлектрон көрәш ротасында хезмәт итә. Хезмәттәге аерым уңышлары һәм батырлыгы өчен медальләр белән бүләкләнгән. Шушы көннәрдә яугир чираттагы кыска вакытлы ялга кайтып, гаиләсе, туганнары белән күреште. Республика көненә багышланган тантаналы чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев аңа шәхсән рәхмәт сүзләре белдереп, Рәхмәт хаты тапшырды. Бу – безнең иминлегебез өчен көн саен гомерләрен хәвеф астына куйган якташларыбызга рәхмәт әйтү өчен тагын бер мөмкинлек булды. Бүген “Кеша” район җитәкчесе белән очрашып, үтенечләрен һәм сорауларын җиткерде, бергәләп фикер алыштылар. Шушы көннәрдә якташыбыз иптәшләре янына юлга чыгарга әзерләнә. Алгы сызыктагы барлык яугирләргә уңышлар, көч һәм сабырлык телибез. Без сезгә ышанабыз!