

Чакмагыш авылыннан Артур Киселев үзенең һөнәри осталыгын бизнеста куллана: «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» («Эффективная и конкурентная экономика») милли проекты кысаларында дәүләт ярдәме белән ул үз автосервисын ача. Социаль контракт программасыннан (АСПК) файдаланып, махсус хәрби операция катнашучысы кирәкле җиһазлар сатып алуга субсидия алган. Артурның эретеп ябыштыручы һөнәре старт өчен бик яхшы ярдәм булды. Эшкуарга уңышлар һәм яңа эшенең чәчәк атуын телибез. Хөрмәтле эшкуарлар, үзмәшгульләр һәм бизнес белән шөгыльләнергә теләүчеләр! Әгәр дә сез бизнес ачу яки киңәйтү белән кызыксынасыз икән, район хакимиятенә «Эшкуарлык сәгате» форматында катнашырга чакырабыз. Башкортстан Республикасының Инвестиция порталы аша сылтама буенча заявка бирергә investrb.ru/, телефон: 8(34796)3-18-53 – район хакимиятенең икътисад һәм эшкуарлык бүлеге, 89174475103 – Рима Рәхимова, электрон почта: econchekm@mail.ru. Илсөяр Гайсина.