ИГЕНЧЕ
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Общие статьи
30 август 2021, 10:47

Җәйнең тәме җиләк-җимештә

Быел җәй айлары шактый кызу булуына карамастан, бакчачыларның тырыш хезмәте бушка китмәде: алар яшелчәләрдән, җиләк-җимешләрдән мул уңыш үстереп алдылар. Шундыйларның берсе – Иске Үзмәштән Гүзәл Муллаянова.

Райондашлар быел җиләкнең, чыннан да, бик күп булуы турында язалар. Гүзәл Әнис кызы карлыган, кура җиләге, чия, алмадан бай уңыш җыеп алган. Кыска гына вакыт эчендә ул атап үтелгән җиләк-җимешләр белән чиләкләрен тутырып та өлгергән! “Җәй көне саф һавада җиләк җыю үзенә күрә бер рәхәтлек өсти, бакчадагы гүзәллек, рәхәтлекне бернинди чит ил курортларына да алыштырырлык түгел”, – ди чираттагы конкурсантыбыз .

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: