ИГЕНЧЕ
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Общие статьи
10 ноябрь 2021, 15:36

Чишмәләр – тормыш чыганагы, сафлык билгесе

“Атайсал” проекты гамәлдә

Чишмәләр – тормыш чыганагы, сафлык билгесе
Чишмәләр – тормыш чыганагы, сафлык билгесе

Таскаклы авылы старостасы Радик Галләм улы Маннановның туган җире өчен кайгыртып яшәве, изгелекле гамәлләр кылып, авылдашларын сөендереп торуы турында гәзит укучыларыбыз күптәннән хәбәрдар инде. Шушы тынгысыз зат һәрчак эзләнүдә, һәрчак яңадан-яңа күркәм эшләрен күтәреп чыгып, аларның бердәм көч белән ахырынача башкарылуына ирешеп тора. Шушы көннәрдә биредә яңартылып, төзекләндерелеп ачылган “Мөхәммәдия чишмәсе” – моның ачык мисалы.

Авылның көньяк-көнчыгышындагы калкулык битләвеннән ургылып торган әлеге чишмә күптәннән билгеле. Биредә яшь киленнәргә су юлы күрсәтү һаман да дәвам итә, аның тәмле, шифалы суын авылда яшәүчеләр генә түгел, читтән кунакка кайтып йөрүчеләр дә ерак якларга туган җирләренең шифасы итеп алып китәләр.

Чишмәгә исем бирүнең үз тарихы бар. Соңгы көннәренә кадәр аны кадерләп торган Мөхәммәдия (Хәмәдия) Вәлиәхмәт улы Гомәров турындагы хәтер әнә шулай мәңгеләштерелгән. 1910 елның 15 февралендә дөньяга килгән ул. Гаиләләре белән 1931 елда тәүгеләрдән булып колхозга кергәннәр. Ул чактагы 16 яшьлек үсмер Имәнлекулда машина-трактор станциясендә укып, механизатор һөнәрен үзләштерә. Биредә эшләп, төбәк басуларын эшкәртә, иген үстерә, урып-җыюда катнаша. Күршедәге Илек авылыннан (Кушнаренко районына карый) 1909 елгы Хәерлебанат исемле кызга өйләнә, Равил, Фәнәвил һәм Фәнүзә исемле балалар үстерәләр.

Бөек Ватан сугышы башлангач, бронь бирелсә дә, фронтка ашкына. 1942 елның 6 сентябрендә теләген канәгатьләндерәләр. Укчы полкта дошман яуларын кыйратып, Европа илләрен фашизм коллыгыннан азат итүдә катнаша.

Яу яланнарыннан исән-сау әйләнеп кайтып, Имәнлекул МТСында механизатор булып эшләвен дәвам итә. 1956 елдан, МТСлар үзгәртеп корылгач, туган Киров исемендәге колхозга әйләнеп кайта һәм хаклы ялга чыкканчы механизатор була.

Сугыш чорындагы медальләре янына юбилей медальләре, фидакарь хезмәт өчен Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары өстәлә. Эшләгән чорда да, хаклы ялга чыккач та әлеге чишмәне карап-тәрбияләп, кышларын юл ачып

авылдашларын сөендергән хөрмәтле аксакал 1984 елның 9 мартында вафат булган һәм туган авылы зиратында соңгы төяк тапкан.

Алда әйтелгәнчә, авыл старостасы Радик Галләм улы Маннанов әлеге идеяне күтәреп чыгып, авылдашлары белән киңәшләшеп, күмәк көч белән төзекләндерү эшенә тотынганнар. Аның улы – “Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы идарәсе рәисе, муниципаль район Советы депутаты Фәнис Радик улы Маннанов та күп чыгымнарны күтәрешкән, авыл халкы да, чит якларда яшәгән элекке авылдашлар да матди өлеш керткән. Чишмә суы махсус торба аша челтәрләп эшләнелгән беседка эчендә агып утыра, анда төшү юлын эттереп, бетон тирәчкә басма эшләнелгән. Бирегә яше-карты төшеп йөри алсын өчен тиешле барлык чаралар да күрелгән.

Шушы күркәм су чыганагын ачу зур бәйрәм төсен алды. Тозлыкуш модельле китапханәсе җитәкчесе Гөлнара Мөнәвир кызы Сәхибгәрәева аны үзе матур сценарий төзеп алып барды, аңа урындагы мәдәният хезмәткәрләре ярдәм итте.

Иң тәүдә Тозлыкуш авылы имамы Абдулла хәзрәт Мамидов изге Корьән сүрәләре белән шушы чишмәгә куәт өстәде, артабан сүз әлеге чараның төп герое Радик Галләм улына бирелде. Ул авылдашларына ихлас котлау сүзләрен, изге теләкләрен җиткерде, алда торган яңа максатлары, уй-планнары белән уртаклашты, аларны да бергәләп хәл итәргә өндәде.

Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рамил Камил улы Вәлиәхмәтов “Атайсал” проекты чикләрендә биләмәдә башкарылган күп эшләрне бәян итте, изге йөрәкле якташларның һәр теләк-үтенечен үтәргә һәрчак әзер булуларын белдерде. Тантана уңаеннан ихлас котлау сүзләренә кушып, ул шушы эштә үз өлешен керткән Радик Галләм улына, Фәнис Радик улына, Мөхәммәдия абыйның кызы Фәнүзә ханыма, чишмәне төзекләндерүдә турыдан-туры катнашкан берничә кешегә авыл биләмәсе хакимиятенең Рәхмәт хатларын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Фәнүзә ханым һәм аның туганнары кадерле кешеләренең якты истәлеген хөрмәтләгән кешеләргә ихлас рәхмәт белдереп, изге теләкләр җиткерделәр. Чыгышлар музыкаль номерлар белән үрелеп, чын бәйрәм төсен алды.

Иң дулкынландыргыч мәл – чишмәне ачу булды. Мөлдерәмә тулы чиләкләрен көянтәгә элгән авыл килене Резеда Маннанова артыннан милли киемнәрдәге урындагы талантлар халык көйләре һәм җырлары астында тезелешеп тауга күтәрелүе көчле алкышлар белән озатылды. Авылдашлар да, кунаклар да шифалы чишмә суын савытларга тутырырга ашыкты.

Бәйрәм күмәкләп әзерләнгән табын артында тәмамланды. Хуш исле тәмле пылау, камыр ризыклары һәм тәм-том белән чишмә суында кайнаган самавырдан бу бөркелеп торган чәй табыны артында сөйләшер сүзләр бетмәде, хатирәләр барланылды, истәлеккә фоторәсемгә төшелде.

Изгелек эшлә дә, суга сал, диелә халык мәкалендә. Чишмәгә яңа сулыш өргән әлеге гамәл дә дәвамлы булыр, авыллар йөзе юмарт йөрәкле якташлар ярдәме белән тагын да күркәмләнә төшәр, дип ышанабыз.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: